news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет авария ясап, иномарка тимер өеменә әверелгән мизгел видеога эләккән

20 яшьлек йөртүченең беркайчан да машина йөртү таныклыгын алмаганлыгы ачыклана. 

news_top
Яшь егет авария ясап, иномарка тимер өеменә әверелгән мизгел видеога эләккән

7 ноябрьдә Волгоград өлкәсе Волжский шәһәрендә ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

ВАЗ-2112 автомобиле зур тизлектә бара. Үзе белән бер юнәлештә юл кагыйдәләре буенча хәрәкәт иткән машиналарны уза һәм идарәсен югалта. Шуннан соң ул каршы як полосага очып чыга да «Шкода» машинасына килеп бәрелә.

Бәрелгәннән соң иномарка трамвай юлына чыгып китә. Машина шулкадәр җимерелә, аның 49 яшьлек йөртүчесен махсус кораллар ярдәмендә генә коткаралар. Тик бу кеше хастаханәгә барышлый җан бирә.

ВАЗ белән идарә иткән 20 яшьлек егет һәм аның пассажиры да имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар.

Авария китереп чыгарган яшь егетнең беркайчан да машина йөртү таныклыгын алмаганлыгы ачыклана. Аңа карата җинаять эше ачулары ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шәһәр юлындагы фаҗигане узып баручы машина регистраторы видеога төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар