Яшь егет 88 яшьлек әбине подвалга алып төшеп көчләгән

Американың Бруклин шәһәрендә 24 яшьлек егет 88 яшьтәге хатын-кызны көчләгән. Бу турыда Daily News басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Бу егет әбинең күз алдында үсә. Шуңа күрә әби аны курыкмыйча да өенә кертә. Бусагадан атлауга ук, егет 88 яшьлек хатынга ташлана. Әбинең йөзенә суга һәм подвалга алып төшә. Егет әбине бау белән бәйләп куя һәм көчли.
Әби экстрен хәбәр бирү җайланмасы ярдәмендә коткаручылар чакыра. Алар килеп җиткәндә, җинаятьче чыгып качкан була. Шулай да полиция аны куып җитә һәм тоткарлый. Хәзерге вакытта 24 яшьлек егет психиатрия экспертизасы уза.
Моңа кадәр бу кеше урлау өчен хөкем ителгән булган.