Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ана туры эфир вакытында баласына сыра эчерткән

Мария сабыйга сыра файдалы дип саный.

news_top_970_100
Яшь ана туры эфир вакытында баласына сыра эчерткән
https://pixabay.com

Омск өлкәсенең Омск бистәсендә яшәүче хатын баласын ашату ысуллары белән уртаклаша. Хәзер аның традицион булмаган алымнарын прокуратура тикшерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мария исемле яшь әни ТикТокта туры эфир вакытында сигез айлык кызына сыра эчертә, «бу файдалы» дип сөйли ул.

Мария эфирга иптәш кызы Анастасия белән чыга. Анастасия тиздән күп балалы ана булачак. Алар өч бала белән бер фатирга җыелып ТикТикхаус ясаган. Тамашачылар бу хатынның нәни баланы сыра белән сыйлавына ачуланган, берсе күзәтчелек органына хәбәр иткән.

Шуннан соң өлкә прокуратурасы тикшерү башлаган, опека органнары һәм өлкәдә балалар хокуклары буенча омбудсмен Елизавета Степкина җәлеп ителгән. 

«Омск районының опека органы белгечләре бу хатыннар янына барачак, балаларны тәрбияләү шартларын тикшерәчәкләр. Әлеге очракның сәбәпләре ачыклана», — дип әйткән Степкина.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100