Яшь ана начар ризык ашатканнан соң, сабый бала үлгән
Баланың анасы гаебен таныган, аны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Ерак Көнчыгышта урнашкан Зея шәһәрендә 24 яшьлек хатын биш айлык баласын ясалма тукландыра. Ул сабыйга начар кушылма ашата һәм бала вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.
24 яшьлек Екатерина 2019 елның апрелендә бала таба. Сабыйга Алена дип исем кушалар. Яңа туган балаларны ясалма ризык белән тукландырганда, аңа адаптив ризык кирәк. Махсус кушылмаларда аксымнар майлар, углеводлар, витаминнар һәм минераллар була, алар бала үсеше өчен таләп ителә. Екатерина да Аленага шундый кушылмалар ала. Ләкин бу ризык бала үлеменә китерә.
Екатерина сатып алган кушылма су һәм сөт алмаштыргыч нигезендә ясалган. Сөт алмаштыргыч исә күкрәк балаларына ашату өчен яраклы булмый.
22 августта Алена үлә. Судмедэкспертиза ачыклаганча, сабый организмында эчке органнарның патологик үзгәрешләре килеп чыккан.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Баланың анасын «саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча гаеплиләр.
Тикшерү барышында хатын үз гаебен таныган. 24 яшьлек Екатеринаны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.