Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ана бер яшьлек улын буып үтереп, мәетен ишегалдында күмеп куйган

Җәймәгә төрелгән бала мәетен ярты метр чамасы тирәнлектән казып алалар.

news_top_970_100
Яшь ана бер яшьлек улын буып үтереп, мәетен ишегалдында күмеп куйган
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстан прокуратурасы Дүртөйле районында яшәүче 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Ул «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Агентлык алдан хәбәр иткәнчә, 2019 елның 29 августында 00.30 сәгатьтә 28 яшьлек хатын ике баласын — улын һәм биш яшьлек кызын йокларга яткыра. Төнге икедә ул улына кефир эчертә, иртән баласы югалуын күрә. Хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү комитеты җинаять эше ача. 

Баланы атасы урлаган дигән версия барлыкка килә. Әти кеше гаиләдән киткән, ул Дүртөйледә яши. Ләкин соңрак бу ир-атның алибие булу ачыклана. Аны дуслары күрә, видеокүзәтү камералары да төшереп ала. Шуннан соң баланың анасыннан шикләнә башлыйлар.

Соңрак баланың мәете ишегалдында күмелгән булуы билгеле була. Анасы баланы җәймәгә төреп, ярты метрдан артыграк тирәнлеккә күмеп куйган

Тикшерү версиясе буенча, былтыр август аенда бу хатын төнлә белән елаган тавышка уяна. Аның бер яшьлек улы елый. Хатын баланы тынычландыра алмый һәм буа башлый. Ул баласын үтергәнче буа. Аннары ана кеше баласының мәетен ишегалдында күмеп куя. Үзе полициягә шалтырата һәм баласы югалуын әйтә. Хокук саклаучылар, волонтерлар һәм авыл халкы баланы эзли.

«Ике көннән соң полиграфта тикшергәч, хатын җинаять кылуын әйтте һәм мәет күмелгән урынны күрсәтте. Судмедэкспертиза нәтиҗәсе буенча, бу хатын үз акылында дип табылды», — дип аңлатканнар Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100