Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшереп алып киттеләр»: 22 кеше үтергәнгә 24 ел утырган Саша Солдат иреккә чыккан

news_top_970_100
«Яшереп алып киттеләр»: 22 кеше үтергәнгә 24 ел утырган Саша Солдат иреккә чыккан
Фото: © ru.wikipedia.org

Россиядә кимендә 22 кешенең гомерен өзгән киллер Александр Пустовалов (Саша Солдат), 24 ел төрмәдә утырып, иреккә чыга, дип хәбәр итә «РИА Новости». Ул суд билгеләгән срогын тутырып чыккан. Кайбер чыганаклар аның колониядән 16 ноябрь кичендә үк китүе турында хәбәр итте.

Пустовалов Тверь өлкәсендәге 9нчы төзәтү колониясендә утырган. Ул иректә дә күзәтү астында булачак. Элеккеге үтерүче3 елдәвамында айга 2 тапкыр полициягә килергә тиеш була, әгәр бу хезмәт эшчәнлеге белән бәйле булмаса, аңа Мәскәүдән читтә йөрү һәм төнлә өйдән чыгу да тыела.

Пустовалов 2 тапкыр шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүне сораган булган, ул моны җитди авыруы һәм социаль-хокукый әзерлектә катнашуы белән бәйләгән, әмма 2 тапкырында да суд аны кире каккан.

«РЕН ТВ» мәгълүматлары буенча, хөкем ителгән кешене 17 ноябрьдә азат итәргә тиеш булганнар, әмма бу көнне колониягә килгән журналистларга сакчылар Пустоваловны башка колониягә күчергәннәрен һәм аннан азат ителгәнен сөйләгәннәр. «Аны азат иттеләр», – дип белдергән сакчыларның берсе.

«Аны пәнҗешәмбе кичендә колониядән яшереп алып киттеләр. Аны икенче колониягә җибәргәннәр, анда ул игътибар җәлеп итмичә генә иреккә чыккан. «Солдат», сүз уңаеннан, имиджын үзгәртте – ул сакал җибәргән», – дигәннәр «МК в Твери» хәбәрчесенә.

Саша Солдат «Ореховские» дигән оешкан җинаятьчел төркемдә (ОПГ) булган һәм 1994-1999 елларда җинаятьләр кылган. Бу вакыт эчендә ул кимендә 22 кешенең гомерен өзгән. Аның корбаннары арасында, нигездә, шундый ук бандитлар, бизнесменнар һәм дистәләгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Кайвакыт хатын-кызларны да, җинаять авторитетларының хатыннарын да үтергән.

«Нәрсә исбатласагыз, минеке шул була», – дигән Пустовалов, 1999 елның ноябрендә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккәч.

Орехов киллеры үз корбаннарын атып, буып үтерә, кисәкләргә бүлә һәм каминда яндыра. Күпләр аның ничек итеп 5 ел буе гаделлектән качып, «судан коры чыгуын» аңлый алмаган. Саша Солдатны очраклы рәвештә тоткарлаганнар, дигән версия бар: ул үзе төрмәгә эләгергә теләгән, чөнки «үтереп арган».

Саша Солдатның вәхшилекләрен 5 ел тикшергәннәр. 2005 елда Мәскәү шәһәр суды аны 18 кеше үтерүдә гаепли, ә 2016 елда Пустоваловның исәбендә тагын 4 корбан булуы ачыклана. Нәтиҗәдә, киллерны 24 елга төрмәгә озаталар.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча, Александр Пустовалов Мәскәүнең интеллигент гаиләсендә туган, аның әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Яшүсмер чагында Саша музыка мәктәбендә фортепиано классында укый, дзюдо белән җитди мавыга һәм заводта эшләп, әнисенә ярдәм итә.

Шуннан соң армия еллары башлана. Диңгез пехотасында хезмәт итеп, Пустовалов милициягә, аның иң дәрәҗәле подразделениесе – Мәскәү ОМОНына эшкә барырга тели. Ләкин яшьлек хыялы җимерелә – Александрны кире кагалар, чөнки аның югары белеме булмый. Бу аны бик нык рәнҗетә.

Ул вакытта «Ореховские» – Россиядәге иң күп кеше үтергән бандаларының берсе дип санала. Алар көндәшләрен аяусыз җәзалаганнар. Саша Солдат җинаятьчел төркемнең дошманнарын, шулай ук аның лидерларына ошамаган төркемдәшләрен шәхсән юк иткән.

«Заказ»ларын үтәгәнче, Саша Солдат берничә көн сукбай булып кыланган, корбанның көн тәртибен җентекләп өйрәнгән. Киллер конспирациянең барлык чараларын үтәгән һәм хәтта тышкы кыяфәтен дә үзгәрткән.

Пустовалов иң яңгырашлы җинаятен 1997 елда Грециядә кыла. Ул Саша Македонский буларак билгеле булган Курган җинаятьчел төркеме киллеры Александр Солоникны бау белән буып үтерә һәм аның гәүдәсен Афина читендәге чүплеккә ташлый.

Пустовалов тарафыннан кылынган резонанслы үтерүләр арасында Спортчыларга социаль ярдәм фонды башлыгы Отари Квантришвили һәм аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Юрий Керезны үтерү дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100