Сәрия булдыра алганча үз хисләре белән көрәшергә, аларны әллә кая – күңел төпкеленә үк яшерергә һәм ул хисләр бөтенләй булмаган кебек яшәргә тырышты. Җиңел булмады, ай-һай җиңел булмады Сәриягә. Ләкин кыз үзенең гашыйк булуын беркем дә сизмәсен, белмәсен өчен мөмкин булганның барын да эшләде
Бер уйлап карасаң, мәхәббәтнең нәрсәсе начар? Яратасың икән – яратасың инде, бу бит яхшы, бигрәк тә син яшь, ирекле булганда. Әмма юк, бары тик җаваплы мәхәббәт булганда, бернинди ялгансыз яратканда гына әйбәт ул. Ә менә дус кызыңның ирен ярату – дөрес түгел, начар һәм тыелган.
Бу хисләр белән Сәрия инде берничә ел көрәшә. Дусты Резеданы киң җилкәле, соры күзле блондин егет янында күрергә өлгермәде, Сәрия гашыйк булганын аңлады. Юк, хәтта алай да түгел... Ул бөтенләй юкка чыкты. Ул бу күз явын алырлык егетнең күзләрендә батты. Әле тагын үзенең хисләрендә дә батты кыз. Ул кичтә Ришат аны биергә чакырды. Резеда исә аларга елмаеп кына карап торды. Ә Сәрия, хисләр өермәсен сиздермәс өчен, үзен көч-хәл кулда тотты. Әле бит ул вакытта Ришат Резеданың ире дә түгел, ә бары тик кияве генә иде. Юк, хәтта кияү дә түгел, Резеда әзме-күпме җитдирәк мөнәсәбәтләрдә булган егете генә.
Ул вакытта Сәрия кире чигенде, иң якын дус кызының егетен дәгъваларга батырчылык итмәде ул. Алар Резеда белән балачактан бирле бергә: балалар бакчасында бер төркемгә йөрделәр, соңыннан бер сыйныфта укыдылар, ул вакытларда күрше йортларда гына яшәделәр. Бергә курчак уйнадылар, шул курчакларның туйларын уздырдылар, аннан малайлар белән сугышып йөрделәр, соңыннан шул малайлар белән подъездда яшеренеп кенә кочаклашып тордылар... Резеда м гади дус кыз гына түгел, ә вакыт белән сыналган ышанычлы дус. Шуңа күрә Сәрия аны болай сата алмый, һәрхәлдә булдыра да алмас иде.
Теге хәтәр очрашудан соң ярты ел узгач, Ришат белән Резеда өйләнеште. Әлбәттә инде, туйда Сәрия кәләшнең дус кызы булды. Ә Ришат ягыннан аның бертуган энесе Айрат шаһит иде. Әле Резеда Айратны, бик тә акыллы һәм перспективалы егет буларак, Сәриягә тәкъдим итеп тә карады. Ләкин Айрат абыйсына бөтенләй дә охшамаган, башын югалтып башкага гашыйк кызга берничек тә ярый алмый иде.
Сәрия бик борчылды, бу туй аңа үз-үзеңне газаплауның ниндидер затлы төре булып тоела башлады. Ул моны ЗАГСка барганчы бер атна алдан һәм туйдан соң берничә ай узгач та тоеп йөрде әле. Резеда дус кызын бөтен җиргә үзе белән йөртте: туй күлмәге киеп карарга да, чәчтарашка да, ресторанга сөйләшергә дә аны ияртеп йөрде, гел аннан киңәшләр сорады.
«Бу чынбарлык бит, Сәриякәем! Без кайчандыр синең белән хыялланган чынбарлык! Хәтерлисеңме, бәләкәй чакта туйларыбызның ничек буласын уйлап чыгара идек? Безнең хыялларның чынга ашуы бу, язмыш бүләге. Синең дә һичшиксез туең булачак, аны идеаль итеп уздырырга мин дә сиңа ярдәм итәчәкмен!» – дип кабатлап торды Резеда.
Сәрия ахыргача туй булмаса ярар иде, дип өметләнде. Ул берәр нәрсә булсын, хәтта иң куркыныч әйбер булсын дип хыялланды. Бу «нәрсәнеңдер» ахыры һичшиксез туйны булдырмау белән төгәлләнергә тиеш. Әле туйны оештыруда үзе дә катнашып йөри бит.
Сәриянең Ришат янына барып үз хисләрен әйтәсе килә, әмма булдыра алмый. Ул иң якын, кадерле дустына карата мондый кабахәтлек эшли алмый. Шуңа күрә аңа, башкаларга авырлык китермәс өчен, хисләрен иң тирәнгә яшерергә туры килде.
Сәриянең Ришатка булган хисләре турында бер генә кеше – сеңлесе Гөлинә генә белә. Ул апасының болай газаплануын аңламый.
«Исәрләнәсең син! Башкаларның бәхете өчен үз бәхетеңне җимерәсең. Ә дус кызың синең өчен шундый корбаннарга әзер микән соң, уйлап караганың юкмы? Бер тапкыр яшисең – һәр көннән ләззәт алып калырга һәм чын хисләреңне яшермәскә кирәк», – диде сеңлесе.
«Гөлинә, мин алай булдыра алмыйм бит. Телем әйләнмәячәк алай дип әйтергә», – диде Сәрия, күзләрен яшереп.
«Ә син телеңне үзең әйләндереп кара. Ул бит синең телең, синең тормышың! Җиләк кебек вакытларыңны газапланып уздырасың, ә бит бәхетле була алыр идең. Инде, һичьюгы, бәхетле булырга тырышып карар идең», – дип акыл өйрәтте Гөлинә апасына.
Сәрия сеңлесен тыңлап, күңеленнән генә аның белән ризалаша да, әмма Ришатка үз хисләрен аңлатырга тамчы да кыюлык таба алмый. Ул түзде, башка ир-атлар белән мөнәсәбәтләр корып онытылырга тырышып караса да, әллә ни барып кына чыкмый.
Кияүгә чыкканнан соң, Резеда баш-аягы белән гаилә тормышына, көнкүрешкә батмады. Ул өенә һәрвакыт дус кызларын чакырып, аралашып торды. Шуңа күрә Сәрия дә Ришат белән Резеда өендә еш кунак була. Вакытның бөтенләй дә дәваламавын, ә Ришатка карта хисләренең ныгый гына баруына инана.
Шулай да Сәриянең тормышында бер ир-ат барлыкка килде. Яхшы кеше, кулы эш белә, күпме кирәк шулкадәр көтәргә әзер булган гашыйк бер Мәҗнүн иде ул Әлфир.
«Мин беләм инде, мәхәббәткә лаек булырга, аны яулап алырга кирәк. Әмма мин яуларга әзер», – диде Әлфир.
«Түземлегең һәм чыдамлыгың озакка җитәр микән соң?» – дип көлемсерәде Сәрия.
«Ышан, мин бик түзем кеше», – диде Әлфир дә үҗәтләнеп.
Сәрия елмаеп куйды, ә үзе һич кенә дә Әлфирне җитди кабул итә алмады. Егет аның өчен бары тик дус һәм сөяркә генә, ә мәхәббәт һәм алга таба гаилә кору кебек җитди нәрсәләргә өметләнмәде дә Сәрия һәм Әлфирне дә бу турыда кисәтеп куйды.
«Вакыт барысын да үз урынына куя ул», – диде Әлфир.
Ул аңа карата бик җитди нияттә, хәтта Әлфир белән уртак киләчәктән качып котылып булмас кебек тоелды Сәриягә. Әмма кыз барыбер Ришатны яратуын, ул дип газапланып яшәвен дәвам итте.
Яңа ел бәйрәменә Сәрия белән Әлфир дә Ришат һәм Резеда өенә чакырулы иде. Сәриянең бәйрәмдә иң матуры, көязе буласы килде. Ул үзенең иң матур күлмәген киде, искиткеч макияж ясады, комплиментлар ишетергә әзерләнде. Аның Әлфир өчен түгел, ә күбрәк Ришат өчен матур буласы килде.
Сәгать телләре төнге уникене суккач, барысы бергә җыелышып урамга чыгып киттеләр. Башта паркта тимераякта, чанада шудылар, аннан ресторанга кереп утырдылар. Сәрия Әлфир янында утырса да, вакыт-вакыт аны кулыннан тотса да, Ришаттан күзен алмады.
Ришат хатыны белән биемәде, ә Резеда бу биюче парны битараф кына күзәтте, ачуы чыкмады. Резеданың ниндидер яңа дус кызы Ришатның игътибарын яулады. Сәриянең бу кызны әле күргәне дә юк, исемен дә хәзер генә белде – Лениза икән. Күлмәге дә, прическасы да, макияжы да Сәриягә аерылып торырга һәм яраткан кешесенең игътибарын җәлеп итәргә булышмады. Аның каруы, Әлфирнең кулы аны кысып тоткан. Менә ул аның өчен барына да әзер булган кеше! Менә! Аңла һәм күр генә.
Бер-берсенә сыенып бетеп биегән, ниндидер шаярулар пышылдаган Ришат белән Ленизаны күргәч, Сәриягә әллә нәрсә булды, башы әйләнеп китте. Саф һавага чыгасы килде. Ун минутлап урамда тору бераз нервларын тынычландырырга ярдәм итте бугай. Сәрия салкыннан бераз калтыранып куйды да кире ресторанга керде. Холлда, иң почмакта, Ришат Ленизаны кочагына алып, ирененнән үбеп тора. Шундый дәртле үбешү иде бу, хәтта алар беркемгә дә, бернигә дә игътибар итәрлек хәлдә түгел иде.
Сәрия берничә минут каккан казыктай басып торды. Аның бу күренештән күңеле болганды, әйтерсең күзләрен берничә ел каплап торган пәрдә ертылып төште. Ришат башын күтәрде һәм Сәрияне күрде. Аның йөзе куркудан тартышып куйды, нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты, әмма Сәрия инде киемнәрен алырга гардеробка таба йөгерде.
Сәрия сумкасын ресторанда онытып калдырган икән, телефоны да, ачкычлары да шунда калган. Өенә кайтып җиткәч, подъезддагы баскычка утырды, күргәннәре турында уйланды. Үзе шаһит булган күренешне исенә төшергәч, күңеле болганып китте. Ул хәтта янына килеп утырган Әлфирне дә күрмәде.
«Нишләп качып киттең?» – дип сорады егет.
«Әй, хәлем начарланып китте... – дигән булды Сәрия. – Әйтеп тормаганга гафу ит. Бәйрәмеңне боздым», – диде гаепле генә.
Әлфир кулы сәгатенә күз төшерде.
«Әле төнге өч тә тулмаган икән. Әйдә, өйгә керик, шампан эчәрбез, пицца ашарбыз. Кунакларсыз һәм шау-шусыз гына бәйрәм итик», – диде Әлфир елмаеп.
Сәрия ризалашып баш какты. Өйгә кергәч, ниһаять, уңайсыз күлмәген салыр, күзен ачыттырып торган макияжын юып төшерер һәм, аяк киемнәрен салып ташлап, йомшак юрган астына кереп ятар. Шушы уйлар аның күңеленә рәхәтлек бирде.
Икенче көнне иртән Сәрия икенче кеше булып уянды. Янәшәсендә Әлфир ята, ә Сәрия аның җилкәсенә назлы гына кагылып, яратып карады.
«Мин бер нәрсә аңладым бугай», – дип пышылдады ул, һәм шул мизгелдә Әлфир дә күзләрен ачты.
«Нәрсәне аңладың инде? Бүген яңа елның беренче көне икәненме?» – дип күз кысты егет.
«Юк. Син миңа бик кадерле, Әлфир. Син минем өчен дус кына түгел, ә аннан да зуррак», – диде Сәрия.
Төштән соң Сәриягә Ришат шалтыратты, авыз эченнән нәрсәдер мыгырданды, нидер аңлатмакчы булды. Имеш, артыграк эчеп ташлаган, хатынының дус кызы белән үбешүе ялгыш булган... Сәрия аны тыңламады да, үзенең дә, дусты Резеданың да кәефен кырасы килмәде аның.
«Теләсәң нәрсә эшлә. Үз проблемаларыңны үзең хәл ит!» – дип кенә җавап бирде ул Ришатка.
Сәрия трубканы куйды да күңелендә җиңеллек тойды. Башка бернинди дә җавапсыз мәхәббәт утларында янасы, газапланасы, Ришатка тугрылык саклыйсы юк. Бары тик изге күңелле һәм Сәрия өчен мөһим, кадерле булган Әлфир генә бар.
Ә Сәриянең күңел болгануы сәбәпләре ике атнадан соң билгеле булды. Йөклелекне тикшерә торган тестта ике сызык күренә: Сәрия белән Әлфирнең баласы булачак. Сәрия үзен бик бәхетле хис итте, бу – чын язмыш бүләге иде. Башыннан Ришатны чыгарып ташлауга ук, тормышында шундый шатлыклы вакыйга булды.
Резеда белән 8 Март алдыннан очраштылар. Ул Сәриягә иренең хыянәтләре һәм озакламый аерылышачаклары турында сөйләде. Ә Сәриянең баласы буласын белгәч, дусты өчен ихлас сөенде ул.
«Ярый әле Ришат белән балабыз булмады, алайса бигрәк авыр булыр иде», – диде Резеда.
Сәрия дус кызын кочты, аркасыннан сыйпады. Бу чын дуслык, чын тугрылык иде. Ә Ришат белән булган хәлләр бары тик ахмаклык, үз-үзеңне алдау гына булган. Боларны тиздән Резеда да, Сәрия дә онытачак әле.