Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшерен туберкулез: ничек кисәтергә

Туберкулез дөньяда үлемгә китерә торган авыруларның берсе булып кала. 2024 елда Татарстанда бу чирне 793 кеше йоктырган, бүген республикада туберкулез белән авыручы 1000нән артык кеше исәптә тора.

news_top_970_100
Яшерен туберкулез: ничек кисәтергә
Фото: «Татар-информ»

«Үлгәннәр профилактик дәвалауны кабул итмәгән»

Бүген Татарстанда туберкулез белән авыручы 1000нән артык кеше исәптә тора. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина сөйләде.

«1140 кеше исәптә тора, аларның 35 проценты әйләнә-тирәгә микробактерияләр бүлеп чыгара. Алар белән элемтәдә булучылар саны 13 мең кеше», – дип сөйләде спикер.

Аның сүзләренә караганда, авырулар белән туганнары һәм якыннары, күршеләре, хезмәттәшләре элемтәдә тора. Узган елда туберкулез Татарстанда яшәүче 43 кешенең үлеменә сәбәп булган, алар арасында 11 кешегә авыру диагнозы беренче тапкыр куелган булган.

«Үлгәннәр профилактик дәвалау кабул итмәгәннәр, профилактик тикшерүдән баш тартканнар», – дип өстәде Анна Алешина.

Фото: © «Татар-информ»

Бүгенге көндә дөньяда туберкулез йогышлы авырулар белән авыручылар арасында үлем сәбәпләре буенча лидер булып тора. Бу – мөһим дөньякүләм проблема. Әмма авыруга каршы көрәшнең уңай нәтиҗәләре дә бар. 2000 елдан башлап табиблар бөтен дөньяда 79 млн кешенең гомерен саклап кала алган. Илебездә алып барылган сәламәтлек саклау уңышлары нәтиҗәсендә 2021 елда Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы Россияне туберкулез үсеше югары илләр исемлегеннән чыгарды. РФ күрсәткечләре дөнья күрсәткечләреннән шактый түбән. Ә Татарстанда авыручылар саны Россия һәм Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк.

«Татарстанга килгәндә, 2000 елдан республикада авыру күрсәткече 4 тапкырга кимеде. Ул вакытта ул 100 мең кешегә 75 очрак тәшкил итсә, хәзер – 100 мең кешегә 19,8. Туберкулезны иртә стадиядә ачыклауның бердәнбер ысулы – флюорография узу. 2024 елда Татарстан Республикасында флюорографик тикшеренүләр еллык планның 96 процентын тәшкил итте», – диде Анна Алешина.

Фото: © «Татар-информ»

Спикер искәрткәнчә, халыкның төп массасы флюорографик тикшеренүне 2 елга 1 мәртәбә уза. Риск төркемнәрендәге кешеләр – җәмәгать туклануы, сәүдә, медицина, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре – аны ел саен узалар. Бу – хроник үпкә авырулары, шикәр чире, ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга да кагыла.

«ВИЧ-инфекцияле кешеләр, шулай ук психиатр һәм наркологта исәптә торучылар һәм туберкулезлы кеше белән контактта торучылар ешрак – елга 2 тапкыр күзәтелергә тиеш», – диде Анна Алешина.

Фото: © «Татар-информ»

«Симптомнар бик булмаска да мөмкин, тикшеренүләргә йөрергә кирәк»

«Пациентлар спектры киң. Үз авырулары турында хәбәрдар булмаган, әмма патологияләре вакытында ачыкланган пациентлар бар. Пациентларның икенче төркеме – озак вакыт дәвамында табибларга бармаучылар, андыйлар – һәр бишенче. Алар ачык симптомнарга да игътибар итми», – дип сөйләде Республика Туберкулезга каршы клиник диспансерының клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Алексей Никитин.

Туберкулезны кузгатучы микобактерия үпкәләрне зарарлый. Авыру һава-тамчы юлы белән тарала. Табиблар әйтүенчә, авыру куркынычы ВИЧ-инфекцияле, шикәр чире белән авыручы, туклануы җитәрлек дәрәҗәдә булмаган, тәмәке тартучы кешеләрдә зур. Дөньяда туберкулез белән авыруның 20 проценттан артыгы тәмәке тарту белән бәйле. Тәмәке тарту үпкәләрне көчсезләндерә һәм инфекцияләргә юл ача.

Фото: © «Татар-информ»

Туберкулезның йөткерү, төнлә тирләү, ябыгу кебек симптомнары айлар дәвамында бераз гына үзләрен сиздерергә мөмкин. Моның аркасында, кагыйдә буларак, пациентлар үз вакытында табибка мөрәҗәгать итми. Туберкулез белән авыручы 1 ел эчендә үзе белән тыгыз элемтәдә булган 10-15 кешегә авыруны йоктырырга мөмкин. Ә тиешле дәвалану алмаса, кеше үләчәк.

«Дәүләт финанславы безгә Татарстанда мохтаҗ булганнарны туберкулезга каршы дарулар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Флюорография үтү бик мөһим. Флюорография туберкулезны гына ачыкламый, аның ярдәмендә онкология һәм үпкәләрнең башка авыруларын да табалар», – ди Алексей Никитин.

Флюорографиядән тыш, ТР территориясендә диагностиканың бактериологик һәм молекуляр-генетик ысуллары кулланыла. Мәсәлән, ПЦР ысулы вирус кузгаткычның даруларга каршы торучанлыгын инде 3 көннән ачыкларга ярдәм итә.

Тикшерелүчеләр саны сизелерлек арта, республика үзәге мигрантларны да читтә калдырмый. Сүз уңаеннан, алар арасында авыру очракларын ачыклау саны республика халкына караганда 2,6 мәртәбә күбрәк.

Фото: © «Татар-информ»

«Әгәр бала белән аралашкан авыру кеше билгеле булса, баланы сакларга мөмкин»

Ел саен Татарстанда латент туберкулез инфекциясе булган 3 меңгә якын баланы ачыклыйлар. Табиблар сүзләренчә, балалар арасында авырулар белән бәйле вазгыять тотрыклы һәм кимү тенденциясенә ия.

«Бала иң беренче чиратта туберкулезлы авыру белән контактта булганда авырый. Кагыйдә буларак, бу авыру үзенең чире турында белми дә. Ата-ананың төп бурычы – баланың даирәсен тикшерүгә ирешү», – дип аңлатты Туберкулезга каршы республика клиник диспансерының балалар буенча баш табиб урынбасары Рәмзия Фатыйхова.

Диспансер Россиядә беренчеләрдән булып латент туберкулез белән авыручы балаларның өлкәннәр даирәсен тикшерүне кертте. Мондый балалар даирәсендәге чыганакны – авыруның актив формасы булган кешеләрне табалар.

Фото: © «Татар-информ»

Табиб бер мисал китерде: гаиләдә туганнан туган ике балага туберкулезга уңай тест куйганнар. Аларның тирәлеген тикшергәндә, әниләренең абыйлары авырганын ачыклаганнар. Чылбыр буенча тагын 4 олы кешенең, үсмернең һәм 5 баланың латент формасы белән авыруы ачыклана.

Табиблар, контакт билгеле булганда, авыру ихтималы түбәнрәк, ди. Бу очракта авыруны кисәтү буенча барлык чаралар да күрелә. Зур кешене дәвалыйлар, баланы изоляциялиләр.

«Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Алар еш кына БЦЖ прививкасы ясалган баланың туберкулез белән авыруына гаҗәпләнәләр. Мин сезгә җавап бирәм: дөньяда авыруны тулысынча кисәтә торган вакцина юк. БЦЖ аның авыр һәм катлаулы формаларыннан гына саклый. Тагын ПЦР – баланың каны һәм сидеге тестына мөрәҗәгать итүчеләрне билгеләп үтәм. Тикшерүнең бу методы авыруның кече һәм урта формаларын күрсәтмәячәк. Ул массакүләм скрининг өчен кулланылмый. Иммунодиагностика үткәрергә кирәк», – ди табиб.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100