Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшерен тормыш

news_top_970_100

Марат кухняда мәш килгән хатынын күзәтеп утыра. Айгөл плитә янында аны-моны эшли, үзе иренә нәрсәдер сөйли.

Марат аны әллә ни игътибар биреп тыңламады. Үз уйларына чумган иде. Фикере чуалган. Нәрсә эшләргә белмәде ул.

Менә аның хатыны Айгөл. Шундый газиз, якын, җылы. Күп еллар бергә яшиләр инде. Ике балалары бар. Улларына 14 яшь, кызлары 1нче сыйныфта укый.

Тормышында нәрсә генә булса да, Айгөл һәрвакыт аның янәшәсендә. Гел терәк булды, канатландырып торды. Хәзер аларның тормышында барысы да яхшы, бер җайга бара. Рәхәтләнеп яшә дә, яшә генә.

Тик бер «ләкин» бар...

5 ел элек Маратның тормышында Эльвира барлыкка килде. Ул аның белән корпоративта танышты.

Эльвираны шундук күреп алды ул. Күз явын алырлык яшь, чибәр туташ. Аларны таныштыргач, Марат та Эльвирага ошавын аңлады. Коропоративтан соң Эльвираны өенә кайтарып куярга тәкъдим итте, кыз ризалашты. Кайтып җиткәч, өенә керергә тәкъдим итте, Марат каршы килмәде. Менә шуннан бирле бергә алар. Ә ел ярым элек уллары туды. Эльвира элек сөяркә генә булган булса, хәзер башкачарак – ул аның баласының әнисе. Бу инде зуррак мәгънәгә ия.

Марат аны яратты, тик хатыны Айгөлне дә ярата ул. Һәм бу мәхәббәт икесе ике төрле, бер-берсенең капма-каршысы булды. Эльвирага карата ялкынлы, дәртле хисләр кичерсә, Айгөлне тыныч, тирән ярату белән яратты ул.

Ә Эльвира торган саен ешрак бергә яшәү турында сүз кузгата башлады.

Эльвира бу хакта сүз башлауга, Марат сүзен икенчегә борырга тырышты. Элек моны җиңел генә борып җибәрә алса, хәзер алай булмый. Эльвира тавыш чыгара. Марат хәзер нинди утка кергәнен, аннан җиңел генә чыгып булмаячагын аңлый. Хәер, бөтенләй чыгып булмаячагын белә ул. Чөнки анда аның улы бар.

Әмма Айгөл белән дә аерылышырга җыенмый. Хәзер башында, уйларында бер генә сорау. Бер кешегә дә авыр булмасын өчен, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? Һәм шундук үзенә үзе җавап та бирә. Берничек тә булмый.

Кемнедер яки нәрсәнедер корбан итәргә туры киләчәк. Әмма кемне?!

Уйларыннан телефон шалтыравы арындырып җибәрде. Ул экранга карады, Эльвира шалтырата иде. Марат аптырап калды. Марат бу ялларны Айгөл һәм балалар белән уздыра дип килешкәннәр иде бит. Әмма җавап бирмичә дә калырга ярамый, ахыры начар тәмамланырга мөмкин. Эльвира тагын тавыш чыгарыр инде, ә Марат соңгы арада бу ызгышлардан тәмам туйды.

Гомумән, ул бу мөнәсәбәтләрдән туйды. Ул Эльвираны җиңел, рәхәт булганы өчен яратты. Ничектер башка төрле иде ул. Әйдә, дисәң, уйлап-нитеп тормый, шул минутта хет җир читенә дә китәргә әзер. Аны бернәрсә дә тотып тормый. Борчу-мәшәкате дә юк. Менә шуның өчен яратты да ул аны. Дөрес, хәзер улы тугач, ул бераз үзгәрде, тынычланып калды, йорт җанлыга әйләнде. Ләкин Айгөлдән аермалы буларак, Эльвира шундук няня һәм өй эшләрендә ярдәм итүче ялларга таләп итте. Марат ризалашты. Бәхеткә, акча ягы моңа мөмкинлек бирә иде. Ләкин Эльвира белән мөнәсәбәтләрен хатыныннан яшерү аңа торган саен авырлашты.

Айгөл бөтенләй башка төрле. Гел тегендә-монда чабып йөрде, бер минут буш вакыты булмады. Марат аңа няня һәм өй ярдәмчесе алырга тәкъдим итеп карады, тик Айгөл катгый баш тартты. Ул мондый тормыштан тәм таба иде. Ә Марат юк, аңа энергия, дәрт, ниндидер җиңеллек җитмәде. Шуңа күрә Эльвира барлыкка килде дә инде. Башта барысы да яхшы булды, алар мондый яшерен мөнәсәбәтләрендә искиткеч бәхетле булды. Марат өчен бу ниндидер яңалык, ачыш булды. Ә Эльвира өчен нәрсә булганын Марат белмәде, тик соңгы вакытларда Эльвирага аның белән уңайлы булуын сизенә башлады. Марат аны акча белән тәэмин итеп торды, кыйммәтле бүләкләр бирде, сәяхәтләргә алып барды. Өстәвенә, Марат шундый итеп алдарга өйрәнде, хәтта вакыт-вакыт үзенә үзе аптырап куя. Эльвира белән мөнәсәбәтләре суына башлагач, аерылышырга кирәктер, дип уйлап куйды. Ә Эльвира йөкле икәнен һәм аборт ясатырга инде соң булуын әйтте. Үзеннән балага узган хатынны ташлый алмады Марат, алар бергә калды. Уллары тугач, ул балага кирәкле бөтен нәрсәне алды. Ләкин Эльвира һаман саен күбрәкне таләп итте. Марат та моннан туйды. Ул Эльвираны аңлый алмады. Ул бит башта ук хатынын һәм балаларны ташламаячагын аңлашылырлык итеп әйтте.

Һәм менә бүген тагын. Югыйсә, кичә, ялларны гаиләм белән уздырам, дип әйтеп куйды. Эльвира да ризалашкан кебек булган иде. Хәер, канәгать булмавы йөзенә чыккан иде анысы. Марат моңа әллә ни игътибар итеп тормады.

Бүген Марат үзенә ял көне ясады. Ул үзе босс һәм ял алырга беркемнән дә рөхсәт сорап торасы юк. Көндез балалары белән булырга, ә кич хатынын ресторанга чакырырга теләде. Соңгы вакытларда хатыны белән икәү генә каядыр чыгып китү сирәк эләгә башлады. Ул күбрәк вакытын хатыны белән түгел, ә Эльвира белән уздыра. Әле ярый Айгөл башка хатыннар кебек ирен күзәтеп-тикшереп йөрми. Юкса, ул Эльвира турында да, бала турында да әллә кайчан белгән булыр иде.

Марат хатыныннан гафу үтенде дә, эштән ашыгыч шалтырату дип, Эльвира белән сөйләшергә башка бүлмәгә кереп китте.

Телефонны алуга, Эльвираның елаганын ишетте. Нәрсә булганы көчкә сораштырып белә алды. Эльвира хастаханәгә эләккән икән, тик нәрсә булганын аңлый алмады. Маратка кабат нәрсәдер уйлап чыгарырга, ялганларга кирәк булды.

Гел кирәкмәгән вакытта бит һәм шундый көнне! Тагын шушы Эльвира! Ул Маратның ачуын чыгара башлады.

Марат авыр сулады да хатыны янына акланырга чыгып китте. Эштә әллә нәрсә булган, минсез хәл итә алмыйлар, дип әйтергә мәҗбүр булды. Тизрәк кайтырга вәгъдә итте. Ул хатынының кәефе кырылганын, балаларының үпкәләгәнен күрде, тик берни дә эшли алмады. Аның икенче тормышында нәрсәдер булган һәм хәзер аңа шунда булырга кирәк иде. Теләмәсә дә, барырга кирәк. Әйе, соңгы вакытларда Эльвира аның ачуын чыгара, тик ул барыбер аны ярата. Элекке кебек яратмаса да, барыбер ярата. Җитмәсә, анда улы да бар.

Хастаханәгә барганда, ул Эльвирага шалтыратты һәм аның сүзләреннән аптырап калды. Эльвира өенә кайткан икән, аны хастаханәдән дус кызы алып кайткан. Ләкин хәле начар һәм аңа ярдәм кирәк булып чыкты. Марат кире борылып, Эльвираның фатирына китте. Ә анда аны зур сюрприз көтә иде.

Эльвира аны йокы бүлмәсендә каршы алды. Өстендә искиткеч матур эчке кием. Карават янындагы кечкенә өстәлдә шампан шәрабе, бокаллар һәм җиләк-җимешләр... Эльвира елмаеп басып тора...

Башта Марат югалып калды, нәрсә булганы соңыннан гына башына барып җитте. Ул улларының хәзер Эльвираның әнисендә булуын һәм фатирда икесенең генә булуын белә иде, шуңа күрә Марат үзен тыеп тормады. Эльвирага кычкырды.

Туйдырдың! Гарык иттең. Башка сине ишетергә дә, күрергә дә теләмим! Улыма ярдәм итәчәкмен, тик сиңа бер тиен дә акча бирергә җыенмыйм. Мин хатынымны яратам һәм гаиләм янында калам! – дип кычкырды Марат.

Бу сүзләрдән соң ул үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Эльвираны бераз жәлләде, тик аңа карагач, куркып китте. Эльвира елмайган, ә күзләрендә җиңү хисе ярылып ята иде.

Соң инде, җанкисәгем, соң! Хәзер синең гаиләң юк. Синең хатының барысын да белә. Ба-ры-сын да! Һәм беләсеңме, бу – аңа бер дә ошамады бугай. Мин аның аңламыйм... Ә мин аңа иң матур фотоларны җибәрдем. Теге, диңгез буенда икәү төшкән идек бит?.. Югыйсә, әйбәт кенә сөйләштем дә инде. Нәрсә дөрес түгелдер, аңламыйм, –диде Эльвира, берни булмагандай.

Эльвира кычкырып көлеп җибәрде. Марат тораташтай катты да калды.

Авызыннан бер сүз чыкмады ирнең. Баскан килеш, урыннан да кузгалмыйча Эльвирага карап торды, ә ул бөтен фатирны яңгыратып көлә иде инде...

Марат фатирдан чыгып китте. Машинасына утырды да өенә таба кузгалды. Айгөлгә нәрсә әйтермен, дип, юл буе уйлап кайтты. Гафу итәрме ул аны? Менә монысын белми Марат. Эльвираны беркайчан да яратмаганын менә шушы мизгелдә генә аңлады ул. Эльвира аның өчен бары тик уенчык кына булган, хәтта уллары тугач та, берни дә үзгәрмәгән икән бит. Хатыны Айгөлгә һәм балаларына булган хисләрне бервакытта да Эльвира карата кичермәгән ул.

Хәзер тормышының ничек үзгәрәчәген белми Марат. Алга таба нәрсә булыр, шулай да ул яхшыга өметләнде. Ул Айгөл үзен кичерер, ә Эльвира белән аерылышырмын, дип уйлады. Инде аерылышты. Улына ярдәм итәр һәм шуның белән шул.

Өенә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Күптән кичермәгән курку хисе биләп алды аны, фатирлары янына килеп басты. Звонокка басты, тик ишек ачучы булмады. Үз ачкычлары белән ачып керде дә, катып калды. Фатирда тынлык. Айгөл балаларны алып киткән иде.

Марат аларны эзләп тапты. Тик Айгөл аны кичермәде, кире кайтмады. Улы аның белән бөтенләй аралашмый башлады. Ул инде яшүсмер бала һәм әтисенең әнисенә хыянәт иткәнен бик яхшы аңлый.

Ә Эльвира белән киресенчә булды. Ул төрле юллар белән ирне кире үзенә кайтарырга тырышты, ләкин Маратның аны күрәсе дә, ишетәсе дә килмәде. Ул аның тормышын җимерде. Һәрхәлдә, Марат шулай дип уйлады.

Марат япа-ялгызы калды. Ул үзенең бу бәхетсезлегендә бөтен кешене гаепләде. Тик үзен генә түгел.

Ул язмыш үзе белән мәкерле шаяртканын аңламады. Ике яклы тормыш алып барган өчен, язмыш аннан шулай итеп үч алды.

«Дзен»нан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100