Яшеннән ничек сакланырга?
Җәй бик матур булса да, яшеннәре, давыллары да бар шул. Яшен янгыннар китереп чыгара, фаҗигаләргә дә сәбәпче була. Яшеннән ничек сакланырга? Бу хакта «Интертат» язмасында тулырак.
Яшен – һавадагы электр чаткысы. Чәч тараганда тарак электрлаша – вак чүпләрне үзенә тартып ала башлый. Болыттагы боз яки яңгыр тамчылары да, бер-берсенә ышкылып, электрлаша. Электр заряды барлыкка килә. Тискәре зарядлы электр зарядлары уңай зарядка таба омтыла – күктән узган шушы электр уты яшен дип атала да инде. Диаметры 1 см тирәсе булган һава каналы аша электр тогы уза, һава температурасы хәтта 20-30 мең градуска кадәр кызарга мөмкин. Кызган һава лампалардагы неон газы кебек яктырып яна башлый һәм без яшенне күрәбез.
Кызган һава шартлаган кебек як-якка тарала һәм без көчле тавыш ишетәбез. Монысы – күк күкрәү.
Яктылык һава агымына караганда бик күпкә тизрәк тарала. Шуңа күрә башта яшенне күрәбез, аннары гына күк күкрәүне ишетәбез.
Электр тогы туры сызык буенча бармый, каршылык азрак булган урынга омтыла, шуңа күрә яшен туры сызык рәвешендә сукмый, сынык-сынык булып бара.
Яшен болыт эчендә, ике болыт арасында, болыт белән җир арасында булырга мөмкин.
Яшендәге электр тогы миллиард вольтка җитәргә мөмкин. Безнең өйләрдәге электр чыбыкларында 220 вольт.
Кагыйдә буларак, яшен зур яңгыр болытларында барлыкка килә – чөнки көчле көчәнеш барлыка килсен өчен җил булуы, тамчыларның күп булуы кирәк. Яшен шулай ук вулкан атканда, һәм хәтта көчле давыл вакытында тузан болытларында хасил булырга да мөмкин.
Яшен явым-төшем булмаганда да күзәтелергә мөмкин, анысын «коры яшен» дип атыйлар. Дөрес, мондый хәлләр безнең якларда сирәк күренеш.
Ел саен дөньяда яшен сугудан 24 000 кеше һәлак була
Ел саен дөньяда яшен сугудан 24 000 кеше һәлак була һәм якынча 240 000 кеше имгәнә, дип яза EnotTravel.ru. Башка мәгълүматлар буенча, үлүчеләр саны азрак – 6000.
Ничек һәм кайда сугуына карап, яшенне төрлечә атыйлар. Болыттан – җиргә яшен сукканны «линейная» дип атыйлар, «чыбыркы яшен» дигән атамасы да бар. Шулай ук «жемчужная» (энҗе), болыт эчендәге яшен, шар яшен, яшен-спрайт, эльф-яшен, джет дигән төрләрен дә аерып әйтәләр. Соңгылары сирәк очрый һәм алар әле фәндә аз өйрәнелгән. Әйтик, эльф, спрайтлар болытның өске катламында була һәм аны җирдән күреп тә булмый.
Аҗаган – төннәрен бик еракта, офык читендә күренә торган күкрәүсез чаткылар – шулай ук яшеннең бер төре.
Кеше өчен куркынычы – болыттан җиргә яшен суккан очрак.
Яшен сугуның дүрт авырлык дәрәҗәсе бар. Илкүләм метеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, күпчелек очракта (88 %) яшен уты турыдан-туры сукса (әйтик башына, гәүдәсенә) кеше һәлак була. Контактлы яшен сугу булганда (әйтик, кеше агач астында басып тора,яшен агачны суга) үлем очраклары азрак була, әмма яшен кешенең тәнендә эзләр калдыра.
Яшен суккач, кешенең тәне пешә, электр чаткысы тәнендә яралар калдыра – мускул җепселләрен ерта. Әмма кайбер очракларда кеше хәтта аңын югалтмый калырга да мөмкин. Әмма ничек кенә булса да, кешенең тәне тартыша, сулыш һәм йөрәк тибеше бозыла. Кеше шунда ук һәлак булмаса, йөрәк-үпкә реанимациясе белән гомерне саклап калган очраклар да бар.
Иң куркынычы – кешенең сулыкта, юеш өслектә булуы.
«Йортны яшен кайтаргыч белән җиһазландырырга кирәк»
Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Андрей Родыгин яшеннән саклану чараларын сөйләде.
– Яшен вакытында ачык урыннарда булырга ярамый. Велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр башланса, туктарга һәм техникадан 30 метрдан да ким булмаган урынга барырга кирәк, чөнки металл корылманы яшен үзенә тарта.
Әгәр дә кеше яшен яшьнәгәндә кырда булса, ятарга, чокырлы урынга төшәргә кирәк.
Әгәр машинада булсагыз, юл читенә чыгып туктау хәерле. Транспортның ишеге, тәрәзәләре ябык булырга тиеш. Яшен вакытында тау башларына, кыяларга менәргә ярамый, чөнки ул биек нокталарны сайлый. Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән юан биек агачка ышыкланырга ярамый. Мондый агачның тамырлары да бик тирәндә була. Алар әллә ничә метрларга җәелеп үсә, яхшы үткәргеч булу сәбәпле, яшен аларны ешрак суга.
Янәшәдә ниндидер сулык булмавы мөһим, чөнки су – бик яхшы үткәргеч. Яшен сулыкларны еш суга.
Яшенле яңгыр вакытында өйдә яки ниндидер бинада булу яхшырак. Шәхси йортта яшен сугудан янгын чыкмасын өчен йортны яшен кайтаргыч белән җиһазландырырга кирәк. Соңыннан чыгым булмасын өчен, иминиятләштерү мөһим, – дип аңлатты ул.
Руслан Хәйруллин: «Аяз көнне дә яшен сугуы ихтимал»
Казанның Тынычлык бистәсендә фельдшер булып эшләүче Руслан Хәйруллин үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Унике ел «ашыгыч ярдәм» дә хезмәт итәм инде. Эш барышында, әлбәттә, бик күп төрле чакырулар булып тора. Җәй көне бигрәк тә төрле хәвеф-хәтәрләр булгалый.
Яшен сукса, кеше гадәттә шунда ук үлә. Яшен сукканда, иң элек кешене яткырырга һәм аңындамы, пульсы бармы икәнен тикшерергә кирәк. Сулышы булмаса, ашыгыч ярдәм килгәнче туры (ябык) йөрәк массажы ясарга кирәк. Табиблар килгәч, кешегә симптоматик дәвалану кирәк булачак, йөрәк-үпкә реанимациясенә кадәр ярдәм күрсәтелә, – дип сөйләде ул.
«Яшен сукмасын өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга, сак йөрергә кирәк, сакланганны Аллаһ саклар», – диде фельдшер. Яшен вакытында тәрәзәләрне ябарга, электр приборларын сүндерергә, телефонны кулланмаска кирәк. Шар яшен өйгә кергән очракта, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый. Кайчагында кечкенә генә үтәли җил дә (сквозняк) шарсыман яшеннең йортка керүенә сәбәп булырга мөмкин. Аның үзен ничек тотачагын алдан әйтеп булмый. Шар яшен ни сәбәпле килеп чыга һәм үзен ничек тота икәне фәндә аз өйрәнелгән.
Шар яшенгә нәрсә дә булса ыргытырга, аңа аркаң белән борылырга ярамый. Мөмкинлек булганда, аның юлыннан акрын гына китәргә кирәк.
Илнур Хәкимов: «Ток кеше аша бик тиз генә үтсә, ул исән кала»
Быел КФУның Физика институтын тәмамлаган, Әгерҗе районының Исәнбай авылында физика укытучысы булып эшләүче Илнур Хәкимов та үз белемнәре белән уртаклашты.
Яшеннең каян барлыкка килүенең төгәл сәбәбен беркем дә белеп бетерми. Бер физик бер төрле әйтәчәк, икенчесе башкача.
Яшен ул шул ук электр тогы, һавадан җиргә омтыла һәм җиргә иң якын юлны эзли. Ә иң якыны – зур биналар, басуда булса, ялгыз агачлар һәм башкалар. Гадәттә, һәр бинаның яшен үткәргече (түбәдән җиргә кадәр төшкән тимер чыбыгы) була. Ул булса, яшен шул тимер аша җиргә күчеп бетә.
«Ни өчен кайвакыт кеше исән кала, кайвакыт юк?» дигән сорауга да җавап бирде әңгәмәдәшем.
Даими һәм үзгәрүчән ток була. Яшен – ул үзгәрүчән ток. Даими ток булганда, электр заряды чыбыкта (проводта) гел йөреп тора. Мәсәлән, розетка, анда 220 вольт электр көчәнеше, әгәр аңа берәр скрепка тыксаң, ул ток сине үтерергә дә мөмкин, чөнки синең аша һәрвакыт ток йөреп тора.
Үзгәрүчән ток башкачарак. Әйтик, тарак белән чәчне тарыйсың һәм ул электрлаша, бу үзгәрүчән ток була. Электрофор машина ярдәмендә кеше аркылы чагыштырмача 10 000 вольт үткәреп була. Ток бер тапкыр гына үткәнгә күрә, кеше ток сугуын аз гына сизәчәк. Яшендә электр көчәнеше 10 миллион – 1 млрд вольт. Димәк, ток кеше аша бик тиз генә үтсә, ул исән кала. Әгәр кеше коры җирдә басып торса, яшен тогы кешедән җиргә бик тиз күчәчәк һәм аның исән калу мөмкинлеге артачак, – дип аңлатты ул.
Бу күренешне халык электән үк аңлаган һәм үзенчә дәва эзләгән. Кешене яшен суккач, яшен уты җиргә китсен дип, кул-аякларын җиргә күмгәннәр. Билгеле, фән моны кире кага – кеше тәнендә электр уты «эленеп» кала алмый.
2014 елда Кытайда урамдагы камера төшергән видео бар дөньяны әйләнеп чыкты. Яшен кешене ике тапкыр суга.
Быел яшен кайларда үлем китергән?
Быел яшен Башкортстанда нык зыян китерде. 17 нче майда Башкортстанның Туймазы районында яшен өч егетне берьюлы сугып үтерде. Уфада 12 нче июль көнне, яшенле яңгыр вакытында, бер хатынны яшен сугып үтергән, дип яза «KizilTan». Яшен кешеләрне генә түгел, малларны да аямый. Яшен дүрт атны һәм ике колынны суккан, дип яза «KizilTan».
Хакасиянең Саяногорск шәһәрендә 14 яшьлек ике үсмерне яшен сугып үтерде.
2021 нче елда Тува Республикасындагы тайгада хатын-кыз белән ир-атны яшен сугып үтергән иде. Приднестровье Молдова Республикасында бер ир-атны һәм аның 15 яшьлек улын яшен сугып үтерде. Һиндстанның Джайпур шәһәрендә селфи ясаучы унбер кешене берьюлы яшен суккан иде.
2019 елда Башкортстанның Дүртөйле районында көтүчене аты белән бергә яшен сугып үтергән иде.
2015 елның июнендә Әтнә районында «Барс-Медиа» реклама агентлыгы директоры 28 яшьлек Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтерде.
Яшен турында фактлар
Яшен утыннан соң күк күкрәү арасы 10 секундтан азрак икән, димәк, яшен сугу куркынычы бар – сакланырга кирәк.
Диңгезләр һәм океаннар өстендә яшен, коры җир өстендәгегә караганда, ун тапкырга ешрак була.
Җир планетасында секунд саен якынча 100 яшен күзәтелә.
Россиядә яшен иң күбе Архангельскида яшьни, ә иң сирәге – Петропавловск-Камчатскийда.
Яшен иң аз була торган җир дип Мисыр дәүләте санала. Яшен монда ике гасырга бер генә мәртәбә күзәтелә. Яшен иң еш булган ил – ул Аргентина.