news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яшен тизлегендә булды». Төнлә температурасы күтәрелгән бала берничә сәгать эчендә үлгән

news_top

Мәскәү өлкәсендә 12 яшьлек кыз менингиттан үлгән. Авыру яшен тизлегендә булган. Баланың чирне кайда йоктыруы ачыкланмаган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Бик тиз үсеш алган менингококк инфекциясе Наро-Фоминск шәһәрендә 12 яшьлек кызның кисәк үлеменә китерде, диелә хәбәрдә. Бала 8 октябрьдә, температурасы кисәк кенә күтәрелгәннән соң, берничә сәгать узгач үлә.

«МК» белешмәсе буенча, төнлә белән кыз әти-әнисе янына килә һәм калтырануын әйтә. Әнисе температурасын үлчи, ул 40 градустан югары була. Әни кешегә балага температура төшерә торган дару бирә, ләкин берничә сәгать узгач ук, баланы тагын бизгәк тота башлый.

Әти-әни «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар ОРВИ дип фаразлый, укол ясап китәләр. Ләкин, 1 сәгать узуга ук, температура тагын күтәрелә.

Әти-әнисе кызны хастаханәгә алып китә. Хастаханәгә салган чакта баланың тәнендә зәңгәр тимгелләр таралган була. Табибларның берсе шикләнеп кала, ул «менингококк инфекциясе түгелме» дип фаразлый, кызны реанимациягә салалар.

Кызганычка, табиблар авыруны туктата алмый. Бала берничә сәгатьтән йөрәге туктаудан үлә.

Мәрхүмә кыз авыруны кайда иярткән – билгесез. Ул бассейнга йөрми, краннан агызып кайнамаган су эчми, башка җиргә дә бармаган. Аның янындагы беркем дә авырмый.

Куркыныч авыру таралмасын өчен, әлеге кыз укыган сыйныфта һәм ул йөргән театр түгәрәгендәге балаларга экстрен рәвештә прививка ясаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар