Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен сукканнан соң көтүче исән калган, аты шунда һәлак булган

news_top_970_100
Яшен сукканнан соң көтүче исән калган, аты шунда һәлак булган
"Татар-информ" архивы

19 июньдә Алтайда көчле яңгыр һәм яшен була. Яшен көтүче янына суга, ир-ат үзе исән кала, аты шунда ук үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Имгәнгән ир-атның туганы 112 номерына шалтыратып ярдәм сорый. Әлеге хәл Кастаха авылыннан 15 км ераклыкта таулы урында була, анда машиналар белән барып җитү дә кыен. Коткаручылар шалтыратучы кешегә көтүче янына барырга әйтә.

Шул ук вакытта бу урынга имгәнгән ир-атның улы да атка атланып килеп җитә. Ул кирәкле даруларны китерә. Шулай итеп яшен суккан ир-атка беренче ярдәмне туганнары күрсәтә.

Көтүченең улы сүзләренчә, аның әтисе сарыклар көтә. Яшенле яңгыр кисәк кенә башлана, әтисе исә бөтен кагыйдәләрне онытып, агач астына кереп ышыклана. Аның янына яшен суга, ир-ат аңын югалта, аннары аңына килгәч, аты үлүен аңлый. Ир-ат атының дилбегәсен кулына тотып торган. Көтүче аякларын селкетә алмый. Бәхеткә телефоны эшли, көтүче улына шалтырата.

Аннар имгәнгән көтүчене коткаручылар вертолет белән килеп ала.

Көтүчене бик бәхетле кеше диләр, чөнки яшен суккан очракта кешеләр барысыда да диярлек үлә. Яшен  температурасы 300 000 градуска кадәр җитә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100