Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен сукканнан исән калган турист «теге дөньяда» нәрсәләр күргәнен сөйләгән

news_top_970_100
Яшен сукканнан исән калган турист «теге дөньяда» нәрсәләр күргәнен сөйләгән

Самарадан 32 яшьлек Павел Смирновны Грузиядә, Батуми шәһәрендә диңгез буенда ял иткәндә яшен суккан.

Кичен Павел дуслары белән диңгез буена килеп, кояш батканын карарга һәм Санкт-Петербургтагы «Неромонаха Феофана» төркеменең музыкасына ролик төшермәкче була. Музыканы куеп, биеп торган мизгелдә яшен суга. Бу мизгел видеога да эләгә. Смирнов егыла, аның киеме ерткалана, аңа ут каба. «Ашыгыч ярдәм» килә, корсагы, аркасы, аяклары пешкән ирне хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның исән калуына, алай гына түгел – зур тән җәрәхәтләре алмавына шакката.

Смирнов яшен сукканнан соң ни кичерүе турында сөйләгән. «Беренчесе – мин теге башында яктылык булган туннель күрдем. Биеп торасың һәм 1 секундтан – егыласың. Бөтен эчең тәмугтагы кебек яна, сулавы кыен, аяк-кул эшләми. Бераз гына яшим дә буылып яки янып үләм дип уйладым. Бөтен эчем янды», – дип сөйләгән Павел.

Аыңна килгәч, ул үзен инвалид калган дип уйлаган – чөнки тәнен тоймаган. «Егетләр, яшен сукты сине, дигәч, бетәм дип уйладым. Аяк-кулны тоймадым. Бер кулны бераз гына селкетә алдым. Бөтен тән сызлый, эчәкләр авырта. Шулай аз гына яшәп калдым, дип уйладым», – дип искә алган ул. – Егетләр миңа иелгән дә сораша, ә мин «селкенә алмыйм» дип кенә әйтәм. Берсе минем янган майканы сүндерде. Кроссовка өзгәләнгән иде. Шортыларны ерткалап ташлаган күк», – дип сөйләгән ул SHOT каналына.

Медиклар, Смирновны 1-2 көннән чыгарачакбыз, дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100