news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшен суккач, ике катлы өйгә ут капкан

news_top
Яшен суккач, ике катлы өйгә ут капкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда яшен сукканнан соң, ике катлы өй яна башлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Белорет районының Тирлән авылындагы фаҗига турында Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сөйләгән. Якынча белешмә буенча, яшен өйгә суккан.

Урынга янгын сүндерүчеләр барды. Зыян күрүче һәм имгәнүче кешеләр юк, дигәннәр ведомствода.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, республикада куркыныч метеорологик күренешләр булуы фаразлана, урыны белән гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы бар, шулай ук көчле яңгырлар, аерым районнарда яшен, җил тизлеге 15-20 м/с булуы көтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар