news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшен суккач, берьюлы алты кеше һәлак булган

news_top

Кытайда, яшен суккач, берьюлы 6 кеше үлгән. Фаҗигадә тагын 10 кеше зыян күргән. Бу турыда РИА Новости яза.

Якшәмбе көнне Хэншаньцяо шәһәрендә яшенле яңгырлар ява. Фанмаошань паркындагы беседкага яшен суга. Яңгырдан качып торучы кешеләр хәрабәләр астында кала.

Кичке унберләр тирәсендә хәрабәләрне аралап бетерәләр. Имгәнгән 16 кешене дә хастаханәгә китерәләр, аларның алтысы бик авыр хәлдә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар