Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен суккач, 23 сыер үлгән

news_top_970_100
Яшен суккач, 23 сыер үлгән
Владимир Васильев, архив

19 июньгә каршы төндә Франциядә яшен суккач, фермерның 23 сыер һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

19 июньдә иртә фермерның кызы сыер саварга бара. Ул 20 терлекнең булмавын ачыклый. 

«Төнлә алар чыгып китә, кире кайта ала. Сыерларның бер өлеше иректә йөри, шуңа күрә 20 дән артык сыер үлгән дип, беркем дә уйламады», – ди фермер.

Фермерның кызы сыерлар утлап йөри торган урынга бара. Шунда ул сыерларның күбесе үлүен күрә. 2 сыер параличланган, соңрак аларны йоклатып үтергәннәр.

Фермер хуҗалыгына мондый югалтуны кичерү кыен булачак, заводка сөт илтү шактый кими. Хәзер фермер иминият түләүләре артыннан йөри, ул кабат сыерлар алырга җыена.

Соңгы көннәрдә Франциядә көчле яшенле яңгырлар ява, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100