news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшен шары нәрсәләргә тартыла?

news_top

Яшен шарлары кушылып торган электр җиһазларына, мобиль телефоннарга, компьютерларга һәм хәтта кешеләргә дә тартыла. Бу хакта Мәскәү дәүләт университеты физика факультетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, академик, шарлы яшеннәр буенча Россия комитеты рәисе Владимир Бычков сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.

Белгеч сүзләренчә, яшен шары корылган һәм плазмадан тора. Ул кушылган электр җиһазларына, чыбыкларга, лампочкаларга һәм розеткаларга тартыла, шуңа күрә аларны сүндерергә кирәк, дигән ул. Моннан тыш, яшен шары тәндәге сыеклык һәм үзенең заряды аркасында кешегә дә тартылырга мөмкин.

Академик искәрткәнчә, яшен шары 20 секунд чамасы «яши». Аның заряды бик югары, ә энергиясе берничә шартлаткыч матдә энергиясенә тиң. Саклык чараларын үтәмәгәндә бу күренеш белән очрашу үтерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар