Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшең җитсә кырыкка...» Ир-ат климаксы: ирләр картайганда, гаиләне ничек саклап калырга?

Эштә илледән узган ир-атлар үзләрен сәер яки агрессив тота башларга мөмкин. Коллегалары «климаксы башланган ахры» дип әйткәнен ишеткәнем бар. Ир-атның тотышы «климакс» белән бәйлеме? Олыгаю үзен тагын ничек сиздерә? «Интертат» шул хакта табиблар белән сөйләште.

news_top_970_100
«Яшең җитсә кырыкка...» Ир-ат климаксы: ирләр картайганда, гаиләне ничек саклап калырга?
https://ru.freepik.com

Танышым бер ир-ат турында сөйләде. Геройның исемен әйтсәк, бик уңайсыз хәлгә куяр идек. 

Ул хатыны белән егерме биш ел бергә гомер иткәннән соң, кинәт аерылырга уйлый. Шәһәрдә булган бизнесын, шөгылен, дусларын, гаиләсен калдырып, авылга кайтып китә. Сәбәбен төгәл беркемгә дә аңлатмый. Бары тик «туйдым» дип кенә җавап бирә. Авылда үзе генә гомер итә башлый. Бакчачылык белән кызыксынып китмәкче була, әмма анысын да җиренә җиткерми – эленке-салынкы гомер уздыра башлый. Аның бу гамәлен янәшәдәгеләр аңламыйча да кала. Хатыны, билгеле, сөяркәсе барлыкка килгән, дип пошаманга төшә, көндәшенең кем икәнен ачыклар өчен җан-фәрман тырыша. Әмма сәбәп хатын-кызда түгеллеген аңлагач, бераз тынычлана, ирем акылга утырмасмы, дип яши башлый.

Шулай дүрт-биш ел үзе генә торып карый да бу кеше, ахыр чиктә, хатынына барыбер кире әйләнеп кайта.

Танышыма ул моны үзенең картаюы белән аңлата. «Тормышымның мәгънәсе үзгәрде, гаиләгә, хатын-кызларга, эшкә, акчага бөтенләй башкача карый башладым», – дип аңлата ул. Күпмедер вакытлар узгач, аның мондый кичерешләре бераз кими, һәм ул шәһәргә, хатыны янына кире әйләнеп кайта.

«Ир-ат климаксының төп проблемасы – сексуаль функциянең кимүе»

«Ир-ат климаксы» турында без Тимер юл хастаханәсе андрологы, урологы Маариф Рөстәмов белән сөйләштек.

Нәрсә ул ир-ат климаксы?

 Барлык патологик үзгәрешләр тестостерон гормоны җитмәгән аркасында була. Ул – организм картайганда бара торган табигый процесс. Аны бөтенләй туктатып булмый. Әлеге гормон җенес органнарына, простат бизенә йогынты ясый. Ул май, протеин, холестерин, микроэлементлар алмашуны активлаштыра; нормаль сперматогенезны көйли, сексуаль күренешләрне һәм башка процессларны стимуллаштыра. Ул булмаса, ир-атның организмында проблемалар башлана.

Ир кешенең үзенең тотышы үзгәрәме?

Әйе. Ир-ат депрессиягә бирелергә мөмкин. Үзен шактый агрессив, ваемсыз тота башлый. Шулай ук үз-үзеңне түбән бәяләү кебек психологик проблемалар барлыкка килүе ихтимал. 

Климакс башланганны ничек аңларга? Аның билгеләре нинди?

Аның билгеләре төрле. Мәсәлән, ир-ат, күп эшләмәсә дә, тиз арганлыгын сизәргә мөмкин. Климакска баш әйләнү, авырлык арту, хәтер начараю, чәч үсеше темпының кимүе, анемия, эрекция бозылу билгеләре хас.

Ир-ат климаксының төп проблемасы – сексуаль функциянең кимүе. Бу – эмоциональ халәттә, гаиләдә һәм социаль тормышта тискәре чагыла. Ир кеше якынлашып килүче картлык турында уйлап борчыла башлый, үзендә сексуаль функциянең кимүен тоя. Шуңа күрә ир кеше үзен сәер һәм агрессив тотарга мөмкин.

Бу процесс ничә яшьтә башлана?

Гадәттә, бу процесс 40 яшьтән соң башлана, ләкин, гормон дәрәҗәсенең кимүе кечкенә булу сәбәпле (елына 1%), ул берничә ел үзен сиздермәскә мөмкин. Үзгәрешләр әкренләп барлыкка килгән аркасында, организм аларга җайлашырга өлгерә. Климаксның беренче билгеләре 45-60 яшь аралыгында башлана, дип әйтик. Ир-ат тәмәке тартса, спиртлы эчемлекләр белән мавыкса, майлы ризыкларны күп ашаса, андропауза (климакс) тизрәк башлана. Шулай ук күпсанлы сексуаль контактлар, стресс кичерү, көчле дарулар кабул итү, җенес органнарының авыруы, ионлы нурланыш йогынтысы бу процессны тизәйтә.

Андропауза ир-атның сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?

Иммунитет кими, гипертония куркынычы арта, йөрәк-кан тамырлары авыруы яный (инсульт, йөрәк өянәге), Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары башлана (баш мие үз функциясен тиешенчә башкармый); простатит сиздерә (простат бизенең ялкынсынуы).

Табибтан климаксны кичектерү буенча киңәшләр:

  • сәламәт яшәү рәвеше алып бару;
  • дөрес туклану;
  • витаминнар кабул итү;
  • физик күнегүләр ясау;
  • авырлыклардан саклану;
  • даими рәвештә секс белән шөгыльләнү (ул простатның сәламәтлеген саклауда ярдәм итәчәк);
  • аерым очракта, табиб тарафыннан тестостерон кабул итү күрсәтелергә мөмкин.

     

    Фото: © Маариф Рөстәмовның шәхси архивыннан алынды

    Психотерапевт: «Климакс вакытында ир-ат гаиләсеннән баш тарта ала»

КФУның фәнни-клиник үзәге табиб-психотерапевты Адилә Юмакулова безгә андропауза ир-атның эчке дөньясына нык тәэсир иткәне турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, гормон дәрәҗәсенең кимүе эмоциональ зәгыйфьлек, депрессиягә бирелүне, мотивацияләнмәгән курку хисе кебек симптомнарны китереп чыгарырга  мөмкин.

«Андропауза ешрак 50-60 яшьтә була. Ул вакытта ир-ат тормыш сукмагының күп өлешен үткәнен аңлый. Аның кайбер теләкләре һәм куйган максатлары тормышка ашырылмаган булырга мөмкин. Эмоцияләр ташу фонында ир-ат, барысын да ташлап, хыялы артыннан бара. Эше, шөгыле аның икенче планда кала, хәтта ир-ат гаиләсеннән дә баш тарта ала», – дип сөйләде табиб.

Адилә Юмакулова иң элек уролог-андрологтан гормональ тигезсезлек һәм аны төзәтү өчен консультация алынырга тиешлеген әйтте.

«Андропауза вакытында ир кеше психотерапевт ярдәменә мохтаҗ, чөнки психик симптомнар – айсбергның очы гына. Ир кеше эченнән генә бик нык борчылырга мөмкин. Һичшиксез, климаксның сәбәбен табарга һәм аның өстендә эшләргә кирәк. Дәвалану үз эченә төрле ысулларны колачлый. Мәсәлән, тормышның начар якларын күреп, алардан чыгу юлын эзләү, төрле вакыйгаларга ничек җавап биргәнен, бүтән кешеләргә карата мөнәсәбәтен анализлау керә. Табиб, ир-атның хәленә карап, антидепрессант, транквилизатор, нормотимик кебек препаратлар язып бирергә тиеш», – дип сөйләде ул.

«Урта яшьтәге кризис һәм ир-ат климаксы аерыла»

«Олы яшьтәге ир-атлар үзләренә яшь сөяркә булдырырга мөмкин. Психотерапевт моны климакс белән бутамаска кирәклеген әйтте. Бу күренеш «урта яшьләр кризисы» дип атала», – диде Адилә Юмакулова.

  • «Урта яшьләр кризисы» – ул психоэмоциональ халәт, ул вакытта без тормышыбыздагы кыйммәтләрне, ирешкән казанышларыбызны яңадан бәялибез. Ул 30 яшьтән 60 яшькә кадәр дәвам итә. Бу төр эчке кризисның иң озыны һәм иң катлаулысы санала. Кризис вакытында кеше гомер тиз үткәненә борчыла, ә эшләнмәгән әйберләр байтак булырга мөмкин.
  • Климакс – ул ир-атның җенси бизләренең эшләмәве. Бу – җенси гормоннарның кимүенә китерә. Ә менә «урта яшьләр кризисы» гормональ үзгәртеп кору фонында да, аннан башка да узарга мөмкин. 

 

Фото: © Адилә Юмакулованың шәхси архивыннан алынды

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 сентябрь 2022
    Исемсез
    Тема ичмасам😂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100