Яшен яшьни… Күктәге ялт-йолт килгән утлар, гүя, үзәкләргә үк үтеп керә. Күпләр бу табигать күренешен алай ук куркыныч итеп кабул итмиләр дә. Тик менә Илсөя алай булдыра алмый хәзер. Әйтерсең, күктә яшен нәкъ менә аны сискәндерер өчен яшьни, аннан соң күкрәү аны кисәтә...
Ә бит бала чагында, авыл читендәге болында әтисе белән сыерлар куып, көтү көтеп йөргәндә, әнисе белән урманда җиләк җыйганда яшенле яңгыр вакытындагы бу ялтыраулардан, дөбердәүләрдән бер дә курыкмый иде ул. Ә хәзер күңелдә нәрсәдер үзгәрде. Белмәссең...
Зифа буйлы, калын бөдрә чәчле авыл кызы ул Илсөя. 11нче сыйныфны күрше авыл мәктәбендә яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Казан каласындагы югары уку йортына барып керүе гомер буе тегүче булып эшләгән әнисенә, колхоз фермасында эшләгән әтисенә бер горурлык, сөенеч алып килде. Үзе теләгән һөнәр буенча белем алуы Илсөягә, гүя, канатлар куйды. Тырышып укып, яхшы билгеләр генә алып, менә 2нче курсны тәмамлап килә.
Их, тормыш гел туры, тигез юллардан гына барсачы... Юк икән шул, алай бармый икән. Илсөянең дә тормышын «аяз көнне яшен суккандай» булды: әтисе кинәт бу дөньядан китеп барды. Әй, авыр да булды бу хәл яшь кыз күңеленә. Бик ярата иде бит ул әтисен! Киңәшчесе дә, терәге дә иде бит бу тыйнак, акыллы, эшчән кеше.
Укуын ташлап, авылга кайтып киткәндә, кыз берни дә уйларлык хәлдә түгел иде. Бер мизгел эчендә бөтен дөнья бушап, ямьсезләнеп калды. Тамагыннан ризык үтмәде, күзләреннән ачы күз яшьләре акты да акты.
Шулай да вакыт туктап тормый бит. Илсөянең күңелендә әкренләп тормыш турында сораулар туа башлады. Әнисенә, кечкенә сеңлесе Язгөлгә дә бик авыр бит. Илсөя аларга ярдәм итәргә тиеш кеше түгелме? «Авырлыкларны җиңәргә тырышырга кирәк, авырлыктан соң җиңеллек тә килә ул», – дип әйтә иде бит мәрхүм әбисе. Шундый уйлар белән ул колхоз фермасына сыер савучы булып эшкә керде. Тырышып эшләде. Ә беренче хезмәт хакын әнисенә алып кайтып биргәндә, йөрәгенә рәхәт җылылык йөгерде. Ул – бу җирдә кирәк кеше, булдыра ала торган кеше икән ич. «Башыңны күтәр, кызый, сиңа әле 22 генә яшь, давылларны җиңәр көч тап үзеңдә», – диде аңа эчке бер тавыш. Әнисе дә шушы сүзләрне кабатлады бер көн. Укуын дәвам итәргә, алдагы көннәрен уйларга кушты.
Менә инде бүген ул көннәрдән соң 2 ел вакыт үткән. Илсөя яңа гына тормышның мәгънәсенә төшенеп, тәмен белеп яши башлады. Өскә төшкән сынауларны җиңеп, алга барырга, үзенә юл ярырга өйрәнеп килә ич инде ул...
Шундый уйларга чумып утырганда, кинәт телефон шалтырады. Билгесез кеше шалтырата. Кем булыр бу?
Таныш булмаган ир-ат тавышы аңа:
– Исәнмесез, мин сезне «Профпартнер» компаниясеннән борчыйм. Сез күптән түгел безнең сайтта эшкә керү өчен заявка калдырган булгансыз.
– Әйе, мин, – диде Илсөя дулкынлануын басып, җитди тавыш белән.
– Без сезнең анкетагызны карап чыктык, һәм ул безне тулысынча канәгатьләндерде. Икенче атнага дүшәмбе сезне әңгәмәгә чакырабыз, – диде дә трубканы куйды.
Менә сиңа, мә! Чынмы соң бу?
Илсөя шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде. Бүлмә буйлап биеп китте. Йөрәгендә шатлык уты гөрли бит, туңган йөрәкләрне җылытырлык итеп гөрли.
Төн уртасы. Казан йоклый. Тыныч... Сәгать телләре генә келт-келт итеп каядыр ашыга. Шуны тыңлап ята торгач, Илсөя дә йоклап китте. Төш күреп, уянып китсә, барасы җире барлыгы исенә төште. Тиз-тиз киенә-киенә, төнлә күргән төше турында уйлады: имештер, ул әнисе, әбисе белән авылда шәл бәйләп утыралар. Бераздан Илсөя барып кайчы алды да тырышып бәйләгән шәлен тураклап, кисеп ташлады. Сәер күренеш... Нәрсәне аңлата икән бу? «Я, ярар, башымны катырып тормыйм әле бу мәгънәсез төш белән. Соңга калам ич инде!» – дип уйлап, урамга йөгереп чыкты.
Их, нихәл итмәк кирәк, әнә, ул утырып барасы автобус китеп бара. Соңга калды ич!
Кире борылып, өметсезләнеп, башын иеп фатирына юнәлгәндә, телефон янәдән шалтырады. Теге таныш тавыш иде:
– Сезнең килә алмавыгызга мөһим сәбәпләр булгандыр дип ышанабыз. Иртәгә шушы вакытка сезне көтеп калабыз, – диде.
Менә сиңа тормыш дулкыннары. Айкый да чайкый кешеләрне. Әбисе әйтә торган сүзләре исенә төште: «Я Аллаһым, үзең уң кыл!»
Икенче көнне иртүк торып, Илсөя «Профпартнер» компаниясының зур, биек йорты янында иде инде. Ул оялып, каушап, секретарьдан җитәкченең кабинетын сорады. Калтыранган кулы белән ишекне ачып эчкә үтте.
Кергәч, ни күрсен?! Бергә уйнап үскән шалапай Равил зур креслода утыра. Алар бер-берсен шунда ук танып алдылар. Озаклап сөйләштеләр. Истәлекләр яңарттылар. Шул көннән алар бергә эшли башладылар, Илсөя яңа эш урынына тиз ияләнде.
Әйләнгән вакыт тәгәрмәче... Шул көннәрдән соң 6 ел вакыт үткән дә киткән. Илсөя белән Равил инде үз тормышларын бәйләп, мәхәббәт җимешләрен – Мәрьям белән Әмирне үстерәләр. Илсөянең хыялланган яхшы шәһәр тормышы, әйбәт фатиры, гаиләсе бар. Бар нәрсә җитү. Кайнап торган тормыш эчендә диңгездәге йомычка гына булмаска иде. Диңгездә бит ул хәзер, тормыш диңгезендә...
Юк шул. «Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый», – ди торган иде әбисе. Илсөя дә бик үзгәрде бу елларда, әйтерсең икенче кешегә әйләнде. Тырышлык белән корган үз тормышын үзе җимерергә тотынды. Гаиләсе, балалары барын онытып, бик еш кына эштән соңга кала, кичләрен күңел ача торган җирләрдә була башлады. Күзләре тонык, исерек килеш күренде. Якыннары аннан бер-бер артлы бизделәр. Равиле дә, балалары да ни эшләргә белмәде. Барысының да күңелләрендә түзә алмастай куркыныч хис барлыкка килде. Гаилә ишеген иң хәтәр нәрсә – аерылышу шакыды. Суд булды. Балалар әтиләре белән калдылар. Әни кеше диңгез дулкыннарында йомычка булып йөзеп китте.
Җәй ахыры. Болытлы күкне ярып, җиргә кадәр төшеп, яшен яшьни. Бер бүлмәдә берүзе Илсөя уйга баткан. Кинәт яшен яктысы һәм күк күкрәгән тавыш аны дерелдәтеп куйды. Күз алдына әтисе белән сыерлар куып йөргән кечкенә кызчык килеп басты – оялчан, эчкерсез кыз. Аңа бүген 33 яшь. Үз туган көнендә берьялгызы, янәшәдә беркем юк. Кулында – 3 ел элек балалары ясаган рәсем: «Әни, туган көнең белән!..» Аның үкереп елыйсы килә, ләкин тамак төбендәге оят һәм үкенү төене бушанырга ирек бирми. Аның күңелендә бүген яшен яшьни...