Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен бер хатынның җилкәсенә үтеп кереп, аяклары аша чыккан

news_top_970_100

Чиләбе күлләрендә турист хатынны яшен суккан. Көчле разряд аның җилкәсенә үтеп керә һәм аяклары аркылы чыга. Аның комадан соң аңына килүен табиблар чын могҗиза дип атый.

Ире сөйләгәнчә, 37 яшьлек Анастасия дус кызлары белән Екатеринбургтан Миасска бара. 19 июльдә алар Тургояк күлендә Алтын пляжда ял итә. Көтмәгәндә коеп яңгыр ява башлый. Настя ышыкланырга өлгерми кала. Кинәт яшен сугып, ул җиргә егыла. Аны аңсыз килеш реанимация алып китәләр.

Башта табибларны фаразлары уңай булмый. Табиблар сүзләренчә, мондый көчле разрядтан соң гадәттә исән калмыйлар. Әмма шушы көннәрдә Анастасия комадан чыга. Аны дәвалау өчен туган шәһәре Екатеринбургка алып кайтканнар инде, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100