Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшелчәне, куакны, агачны, чәчәкне ашап бетерә». Бакчадагы үлән бетеннән ничек котылырга?

news_top_970_100
«Яшелчәне, куакны, агачны, чәчәкне ашап бетерә». Бакчадагы үлән бетеннән ничек котылырга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бакчачыларның хәзер үлән бете (тля) белән көрәшә торган чоры башлана. Ул гөблә дип тә атала, үсемлекләргә шактый зур зыян китерә. Яшелчәләрне дә, куакларны да, агачларны һәм чәчәкләрне дә ашап бетерә. Киңәшләр «Челнинские известия» газетасында чыкты.

Үлән бете үсемлекләрнең бөтен согын суырып бетерә, яфраклар коела, чәчәк ату начарлана. Гөблә калдыкларына кырмыскалар җыела, шулай итеп, еш кына үсемлек бөтенләй һәлак була.

Шуңа күрә беренче үлән бетен күрүгә үк, эшкә керешергә кирәк.

Бакчачы Мария Гарапшина сүзләренчә, сабынлы су ярдәм итә. 400 грамм кер сабынын угычтан уып, 3 литр җылы су салыгыз, эреп беткәнче болгатыгыз. Аннары 10 литр җылы су кушып, болгатыгыз. Шушы эремәнең үсемлекләргә сиптерегез.

Сабынлы суга коры тәмәке, кызыл борыч, үсемлек мае, помидор яфраклары, сода, көл (шуларның берсен генә!) кушарга була.

Шулай ук биопрепаратлар кулланырга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100