
Бакчада яшелчәләр өлгергән вакыт. Гади генә итеп, җиңел кичке аш пешерергә була. Итле ризык яратучылар тавык эч-башларын сала ала, алар яшелчәләр белән бергә пешә, ә инде ит салган очракта, башта итне яртылаш әзер булганчы пешерергә кирәк була.
Ингредиентлар: ит, кәбестә, суган, татлы һәм ачы борыч, суган, сарымсак, бәрәңге, ташкабак, шалкан, кишер, помидор, яшеллек, үсемлек мае, тоз.
Яшелчәләрнең күләмен кеше исәбеннән чыгып чамалап алырга, савытны тыгызлап тутырырга, чөнки, пешкәндә, яшелчәләр 2 тапкыр кими.
Кишерны эре угычтан уарга, калган яшелчәләрне шакмаклап яки саламлап турарга. Барысын бергә кәстрүльгә салырга, май, тәмләткечләр өстәргә һәм 40 минут томалап пешерергә яки мультиваркада пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова