news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшелчәләр мул уңыш бирсен өчен йод белән «коктейль» рецептлары

news_top
Яшелчәләр мул уңыш бирсен өчен йод белән «коктейль» рецептлары
Фото: © «Татар-информ»

Дачада йод – ашлама өчен иң беренче чара икәнен күпләр белми. Эксперт, тәҗрибәле бакчачы Ольга Созонова сөйләгәнчә, ул яшелчәләр утыртканда менә дигән ашлама булып тора, шулай ук дезинфекцияли, туфракны файдалы микроэлементлар белән туендыра. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

«Йод фитофтороз, черү һәм онлы чык белән көрәштә аеруча нәтиҗәле, – дип аңлатты белгеч. – Үсентеләргә бер тамчы сыеклык белән су сибү үсешне тизләтә».

Йодлы эремә белән тукландыру помидор, борыч, кыяр, баклажан, кәбестә үсентеләре өчен файдалы.

Мул уңыш өчен «коктейль» ясарга була. 10 литр суда 1 литр майсыз сөт яки сыворотка эретергә һәм 10-15 тамчы йод өстәргә. Беренче тапкыр тукландырганнан соң ук үсемлекләр җанланачак, яфраклары яшелрәк, ә җимешләре матуррак булачак.

Фитофтора белән онлы чык булмасын өчен, тамырдан тыш та эшкәртү ясарга була: 15-20 тамчы йодны чиләктә эретеп, 1 литр сөт өстәп, яшелчә культураларына сиптерергә.

Тамырны эшкәртү өчен: 1 чиләк суга 4 тамчы препарат, үсемлекләрнең тамырына иртән яки кичен эремә сибәргә. Туфрак дымлы булырга тиеш.

Черүгә каршы эшкәртү өчен: 1-2 кашык йодны чиләк суда эретергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар