news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшелчәләр белән тавык рецепты

news_top
Яшелчәләр белән тавык рецепты
Фото: © Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар: тавык түшкәсе, 4 пешкән йомырка, 150 гр сыр, 2 помидор, 2 тырнак сарымсак, яшеллек, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, борыч, паприка.

Пешкән йомырканы һәм сарымсакны вакларга, помидорны шакмаклап турарга кирәк. Сырны угычтан уарга.

Аерым савытка бөтен ингредиентларны салып болгатырга. Тавык өстенә шушы массаны салырга.

180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30 минут пешерергә.

Гарнирга дөге яисә бәрәңге тәмле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар