news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшелчәләр белән фунчоза салаты

news_top
Яшелчәләр белән фунчоза салаты
Фото: © Гөлүзә Василова, "Татар-информ"

Яшелчәләр белән фунчоза салаты өчен: яңа өзелгән 2 кыяр, 2 татлы борыч, 2 суган, 2 кишер, яшеллек (укроп, петрушка), 150 грамм фунчоза, 3 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 1,5 аш кашыгы соя соусы, тәмләткечләр (корейча кишер тәмләткечен салырга мөмкин), 1 аш кашыгы үсемлек мае, тоз.

Фото: © Гөлүзә Василова

Фунчозага яңа кайнап чыккан су салырга һәм 5-6 минут каплап тотарга, аннары саркытырга. Озын килеш калдырырга, шулай ук кискәләргә дә мөмкин.

Кишерне кореяча кишер ясый торган угычтан чыгарсагыз яхшы булачак, сарымсакны сыткыч аша чыгарырга, кыярны озынча һәм нечкә итеп турарга. Суганны ярымбоҗра яки ваграк итеп турарга.

Катырылган татлы борыч һәм яшеллек салдым.

Ингредиентларның барысын бергә салырга һәм яхшылап болгатырга. Өстенә ак һәм кара көнҗет орлыгы сибәргә була. Салатны 1,5 сәгатькә суыткычка куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар