Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дөрес юмасаң, агуланып буламы?

news_top_970_100
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дөрес юмасаң, агуланып буламы?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Диетолог Ильдефонсо Санчес Каро белдергәнчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән агуланмас өчен, аларны билгеле бер тәртиптә юарга кирәк. Дөрес ысулны ул «Infosalus» басмасы белән интервьюда сөйләгән, дип яза Lenta.ru.

Каро билгеләп үткәнчә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне агып торган су астында юарга, шул ук вакытта аларның кабыгына зыян китермәскә кирәк. «Әгәр сез аларны әрчергә җыенсагыз да, аларны юганда, кабыгына зыян китермәү мөһим. Бу – кабыктагы зыянлы матдәләрне җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кискәндә, эченә кертмәс өчен кирәк», – дип аңлатты белгеч.

Кавын, кыяр, карбыз һәм каты кабыклы башка җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юганда, диетолог щетка да кулланырга киңәш итә. Моннан тыш, Каро бу максатлар өчен махсус химик сыеклык сатып алырга тәкъдим итте, ләкин башта аның составын җентекләп өйрәнергә һәм анда зарарлы матдәләр юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Ахырдан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне чиста сөлге белән киптерергә кирәк, дип йомгаклады эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100