Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәнне урап узу юлындагы коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп барган

news_top_970_100
Яшел Үзәнне урап узу юлындагы коточкыч аварияне видеорегистратор төшереп барган
Фото: Эчке эшләр министрлыгының Марий Эл буенча ЮХИДИ идарәсе

Кичә кич Яшел Үзән шәһәрен урап узу юлында Марий Эл Республикасында берничә машина бәрелешә. Авариягә очраган машиналарның берсенең видеорегистраторы фаҗига кадрларын төшерә. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Марий Эл буенча ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Кичә кичке 8ләр тирәсендә Geely Atlas белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга, Nissan Bluebird машинасына орынып китә, бу машина үз чиратында каршы як полосага чыга һәм «КамАЗ» машинасына бәрелә. Geely Atlas каршы як полосадан хәрәкәт иткәндә Kia Optima һәм Mitsubishi белән кара-каршы бәрелешә.

Авариядә Nissan Bluebird салонындагы 40 һәм 41 яшьлек ике ир-ат үлә. Дүрт машинаның йөртүчесе җитди имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Яшел Үзәнне урап узу юлында коточкыч авария, үлүчеләр бар, юл ябылган, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100