Марий Эл Республикасында Яшел Үзәнне урап узу юлында 4 машина бәрелешкән, һәлак булучылар бар. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгының Марий Эл буенча ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига бүген кич Волжский районында була.
Якынча белешмә буенча, трассада фура 3 җиңел машина белән бәрелешә. Ведомство үлүчеләр һәм имгәнүчеләр булуын әйтә.
Урынга Эчке эшләр министрлыгының Марий Эл буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Юрий Есипов барган.
Әлеге участокта Казанга таба урап узуны Волжск шәһәре аша оештырганнар.