news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә ир-атлар һәм бала өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән – видео

news_top
Яшел Үзәндә ир-атлар һәм бала өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән – видео
видеодан скриншот

Яшел Үзәндә урамда йөрүче ир-атлар һәм бала өстенә түбәдән кар ишелеп төшкән. Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган видео кадрларыннан күренгәнчә, 3 кеше бина яныннан бара. Алар үзләренә куркыныч янаганын абайламый. Шул чакта кисәк кенә түбәдән кар төшә. Ир-атлар тиз арада кар астыннан чыга, баланы казып чыгарырга туры килә, диелә хәбәрдә.

Яшел Үзән районы прокуратурасы тикшерү оештырган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «кулланучыларның тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» турында җинаять эше ачылган.

Видео «Татарстан 24» каналында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар