Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә фаҗига: Нәни малай һәлак булган

news_top_970_100
Яшел Үзәндә фаҗига: Нәни малай һәлак булган
Фото: Татарстан прокуратурасы

Яшел Үзәндә бүген автобус бер баланы таптаган. Малай урында ук һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига бүген кич «Телеүзәк» автобус тукталышында була. Мәктәптә укучы бала юлны ярамаган урында чыгарга маташа. Шул чакта аны «Нефаз» автобусы таптый.

Татарстан прокуратурасы белешмәсе буенча, мәрхүм балага 8 яшь булган, диелә хәбәрдә.

Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев әлеге фаҗигадән соң хәбәр иткәнчә, якын арада Юл иминлеге буенча комиссия утырышы булачак. Комиссия фаҗига сәбәпләрен җентекләп тикшерәчәк.

«Бүген Яшел Үзәндә бәхетсезлек очрагы булды. Автобус тәгәрмәче астында 8 яшьлек малай һәлак. Бу – зур фаҗига, барыбыз өчен уртак кайгы. Хокук саклау органы хезмәткәрләре тикшерү оештыра. Бөтен хезмәтләргә тиешле күрсәтмә бирелде. Фаҗига детальләрен Юл иминлеге буенча комиссиядә карыйбыз. Җентекләп анализ ясагач, мондый очракларны булдырмау чаралары кабул ителәчәк. Эшне шәхсән үзем контрольдә тотам», – дигән Афанасьев.

Ул мәрхүм бала гаиләсенә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Яшел Үзән халкына мөрәҗәгать итеп, алардан балаларының Юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә зур игътибар бирергә үтенде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100