news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә бер ир кибет идәнендә таеп егылып, башын бәргән һәм шунда ук үлгән

news_top
Яшел Үзәндә бер ир кибет идәнендә таеп егылып, башын бәргән һәм шунда ук үлгән

«Mash Iptash» каналы тараткан видеодан күренгәнчә, Яшел Үзәндә 58 яшьлек ир «Бристоль» кибетенә тәмәке алырга керә. Идәндәге кафель тайгак булу сәбәпле, ул таеп егылып, башын идәнгә бәрә һәм шунда ук үлә.

Кибетчеләр «ашыгыч ярдәм» чакыра, әмма алар килгәндә, инде ир үлгән була. Ирнең үлү сәбәбен «йөрәк өянәге» дип билгеләгәннәр, әмма туганнары моның белән килешми – алар тайгак идән хуҗаларын гаепли. Шуңа җинаять эше кузгатылмаган.

«Вечерняя Казань» язуынча, туганнары бу эшнең тикшерелүен таләп итә, алар Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар