news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә 2 яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшеп исән калган

news_top

Яшел Үзәндә тулай торакның бишенче катыннан егылып төшкән 2 яшьлек кыз исән калган. 10 минуттан соң аның янына әнисе килә һәм өйләренә алып кереп китә.

Күршеләр баланың аска таба очуын күрү белән үк ярдәм итәргә ташланалар. Бу вакытта аның 3 яшьлек апасы да тәрәзә төбендә йөргән була. Аны тәрәзә читеннән куып төшерә алалар. Шаһитлар сүзләренчә, соңрак урамда балаларның әнисе пәйда була. Ул кызын һәм аның белән бергә тәрәзәдән егылып төшкән сетканы алып, «ашыгыч ярдәм» машинасын да көтеп тормыйча, өенә кереп китә. Подъездда баланы аягына ук бастыра.

Җирле халык әйтүенчә, ул бу вакытта исерек булып күренмәгән, ләкин балаларны еш кына караучысыз калдыра торган булган. Ул ата-ана бурычларын үтәмәгәне өчен кисәтү алган булган. Кызчыкны хастаханәдә наркоз астында тикшергәннәр, җәрәхәтләре ачыкланмаган. Хәзер ул реанимациядә, күзәтү астында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар