news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә 10 яшьлек улы баггида йөргәндә һәлак булган әтине хөкем иттеләр

news_top
Яшел Үзәндә 10 яшьлек улы баггида йөргәндә һәлак булган әтине хөкем иттеләр
Фото: ТР прокуратурасы

Татарстанда 10 яшьлек малае һәлак булган өчен, әтисен хөкем иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Суд ир-атка карата хөкем карары чыгарды. 40 яшьлек ир-ат баласы үлемендә гаепле дип табылды.

Фаҗига 26 июльдә Яшел Үзәннең Дубровка бистәсендә була. Ир-ат улын багги руленә утырта. Малай иминлек каешын эләктерми. Ул идарәсен югалта, багги әйләнеп каплана. Егылгач, малай бик нык имгәнә һәм үлә.

Суд ир-атны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү»дә гаепле дип таба. 1,5 елга мәҗбүри эшләргә һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт хисабына тотып калуга хөкем итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар