Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән районында яшәүче ир-ат 5 яшьлек авыру баланы үтергән

news_top_970_100
Яшел Үзән районында яшәүче ир-ат 5 яшьлек авыру баланы үтергән
"Татар-информ" архивы

Яшел Үзәндә 5 яшьлек инвалид кыз баланы үтерүчене 17 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул баланың башына 8 тапкыр суккан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2022 елның маенда Васильево бистәсендәге фатирда 38 яшьлек ир-ат 5 яшьлек инвалид кызны кыйный. Бала имгәнә һәм һәлак була.

«Үтерү 16 майга каршы төндә була. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат баланың тормыш өчен мөһим булган урыннарына 8 тапкыр суга. Бала үлә. Ир-ат гаебен танымый», – ди Татарстан прокуратурасының җинаять-суд идарәсенең дәүләт гаепләүчеләре бүлегенең өлкән прокуроры Ольга Зарипова.

Үтерү факты буенча җинаять эше ачыла. Соңрак ачыкланганча, 9 майда бергәләп хәмер эчеп утырганда, ул бергә яши торган хатыны һәм аның апасына да үтерү белән яный.

Суд ир-атны 17 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул зыян күрүчегә мораль зыян өчен 2 млн сум түләргә тиеш була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, хөкем ителгән Сергей Макаров мәрхүмә кызның анасының танышы була. 

Әлеге эштә Макаров фаҗигагә кадәр 1 атна алдан мәрхүмә кызның анасына да һөҗүм итүе турында эпизод бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100