Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән районында 10 яшьлек малай квадроциклда капланып үлгән

news_top_970_100
Яшел Үзән районында 10 яшьлек малай квадроциклда капланып үлгән
Фото һәм видео Татарстан Прокуратурасы телеграм-каналыннан

Яшел Үзән районындагы Дубровка бистәсендә ата кеше ике улы белән квадроциклда йөрергә чыга. Бер квадроциклда олырак улы була, икенчесенә – «багги»га – ата кеше 10 яшьлек улы белән утыра. Алар капланалар, һәм 10 яшьлек малай һәлак була, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Бу фаҗигане прокуратура тикшерә.

17 июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуын хәбәр итте. Квадроцикл, питбайк, скутер һәм шундый әйберләр – балалар уенчыгы түгел, аларга утырган балалар үзләренә, башкаларга куркыныч тудыра, диде ул.

12 июльдә Лаеш районы Сокуры авылында квадроциклда 10 яшьлек малай автомобильгә бәрелеп үлде. Пассажир – 13 яшьлек малай тән җәрәхәтләре алды. Бу атнада Алабугада яшүсмер малай мопедта «КамАЗ»га бәрелеп һәлак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100