news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзән – Казан юлында 35 кеше утырган автобус авариягә очраган

news_top
Яшел Үзән – Казан юлында 35 кеше утырган автобус авариягә очраган
https://tatarstan24.tv

Казан янындагы юлда автобус авариягә очраган. Биредә 5 кеше имгәнгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Юл һәлакәте Яшел Үзән – Казан юлында була.

Якынча белешмә буенча, автобус алдыннан бара торган җиңел машина, юл аша чыгып баручы җәяүлене уздыру өчен, кисәк кенә тормозга баса һәм авария китереп чыгара.

Автобус белән идарә итүче ир-ат рулен уңга бора һәм җәяүлеләр кичүенең металл конструкциясенә бәрелә.

Авария вакытында салонда 35 пассажир була, шуларның 5есе имгәнә.

ЮХИДИ тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар