Яшел Үзән башлыгы урынбасары, ришвәт өчен судны көтмичә, махсус операциягә киткән
Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызинга карата җинаять эше бу айда карала башларга тиеш иде, әмма эш туктатылган. Соңрак ачыкланганча, ул махсус хәрби операциягә киткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Яшел Үзән суды матбугат хезмәтендә расладылар.
Узган елның сентябрендә Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе (УФСБ) хезмәткәрләре Бызинны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарлады. Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда шәхси торак төзелеше (ИЖС) өчен җир кишәрлекләре сатучы фирма директоры район башлыгы урынбасарыннан җирле юлны муниципаль милеккә күчерергә ярдәм итүен сораган. Ул моны җир кишәрлекләренең җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан эшләгән.
«Бызин, әлеге вазифада эшләгән вакытта, 2022 елның июлендә ООО «Тесла» директорыннан Яшел Үзән районының Светлое Озеро бистәсендәге 4 җир кишәрлеген ришвәт итеп алган. Бу директор бистәгә алып бара торган юлны муниципалитет милкенә тапшыруны сораган», – дип хәбәр иткән иде тикшерүче.
Тикшерү версиясе буенча, һәр участокның мәйданы 600 квадрат метр булган, аларның гомуми бәясе 1,4 миллион сум тәшкил иткән. Узган ел Николай Бызин бу участокларны 2 миллион сумга саткан. Тикшерүче әйтүенчә, район башлыгы урынбасары җир кишәрлекләрен законсыз алу фактын таныган, әмма моны ришвәт түгел, ә мошенниклык дип бәяләргә кирәк дип санаган, диелә әлеге хәбәрдә.