Яшел Үзән районында Украинаның пилотсыз оча торган аппаратын (БПЛА) бәреп төшергәннәр. Бу турыда район башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналында яза.
«Яшел Үзән районында БПЛА бәреп төшерелде. Бөтен көчләр һәм чаралар тулы әзерлектә. Ситуация контрольдә.
Исегезгә төшерәм: БПЛА төшкән урынны, ПВО эшен, хәрбиләрне һәм хәрби техниканы фото-видеога төшерү һәм тарату һичбер очракта да ярамый», – дип яза ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
- Бүген Казан һәм Яшел Үзәнгә беспилотниклар һөҗүме куркынычы турында кисәттеләр, дип хәбәр иткән идек.