Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел суган белән рецептлар: «ялкауларча» пирог, майда пешкән һәм табада пешкән пәрәмәч

news_top_970_100
Яшел суган белән рецептлар: «ялкауларча» пирог, майда пешкән һәм табада пешкән пәрәмәч
Фото: © "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Яз җитүгә, яшел суган белән йомырка бөккәне ашыйсы килә башлый. Бик ашыкканда аны «ялкауларча» гына да пешереп алырга, пирог та ясарга, иркенләп камыр куеп, майда кыздырырга да, мичтә дә пешерергә була.

«Ялкауларча» суган пирогы рецепты

  • Камыр өчен: 250 грамм кибет каймагы (1 аш кашыгы майны аерым алып калдырырга), 2 аш кашыгы майонез, 4 йомырка (1 йомырка сарысын пирогны майлау өчен калдырырга), 200 грамм кефир, бер чеметем тоз, 1 кечкенә кап көпшәкләндергеч, он.
  • Эчлек өчен: чама белән суган кыягы, 6 пешкән йомырка, тоз.
  • Пирогның өстен майлау өчен: 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка сарысы.

Камыр әзерләү өчен онга көпшәкләндергеч салып болгатырга, икенче савытка калган ингредиентларны салып болгатырга. Аннары ике массаны бергә кушарга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Эчлек өчен яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга яки ваклап турарга мөмкин. Тоз салып, барысын бергә болгатырга.

Табаны майларга, камырның яртысын табага агызырга һәм тигезләп җәяргә, өстенә эчлекне салырга һәм калган камырны салырга. Пирогның өстен каймак һәм йомырка сарысы катнашмасы белән майларга. Пирог өстенә көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин.

180 градуска кадәр кызган мичтә 40-45 минут пешерергә. Мондый пирогның пешү вакыты аның калынлыгына бәйле. Өсте килеп тә, эче пешеп бетмәскә мөмкин, шуңа күрә агач таякчык белән тикшереп алырга кирәк булачак.

Фото: © Гөлүзә Василова

Кетерди торган камыр

Мондый камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен дә уңайлы була. Аннан пешерелгән өчпочмак һәм бөккәннәр формасын да югалтмый.

  • Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Камыр басканда, сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып, 30 минутка суыткычка куярга.

Яшел суган бөккәне

  • Эчлеге: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, атланмай.

Яшел суганны турарга, йомырканы зур тишекле угычтан уарга, атланмайны эретергә (һәр бөккәнгә аерым каткан килеш тә салырга була) һәм барысын бергә болгатырга.

Камырны тигез кисәкләргә бүләргә, җәяргә һәм эчлек салып ясарга. Барысын да майланган табага тезәргә, духовкада әзер булганчы пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Майда пешкән суган бөккәне

Аны пешерү өчен әче камыр кирәк булачак.

  • 2 стакан җылы суда 50 грамм чүп­рә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатырга.

Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куярга. Шуннан соң 1 чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басарга. Аннары савытны тастымал белән капларга һәм яңадан җылы урынга урнаш­тырырга кирәк. Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак «ял иттереп» алырга һәм кисәкләргә бүлергә.

  • Эчлек гади: чама белән суган кыягы, пешкән йомырка, атланмай, тоз.

Бөккәннәрне ясагач, кызган үсемлек маенда (туң май да өстәргә була) ике ягын да пешереп алырга. Аннары, артык мае саркысын өчен, салфеткага тезәргә кирәк. Кайнар килеш бик тәмле була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100