news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яшәү өчен көрәшергә...» – Чулпан Йосыпованың сеңлесенә ярдәм кирәк

news_top
«Яшәү өчен көрәшергә...» – Чулпан Йосыпованың сеңлесенә ярдәм кирәк
Фото: Энҗе Әүхәдиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Чулпан Йосыпованың сеңлесе Энҗе изге күңелле кешеләрдән ашыгыч рәвештә ярдәм сорый. Аңа дәвалану өчен зур суммада акча таләп ителә.

«Дуслар, алга таба яшәү өчен көрәшергә мин янә сездән ярдәм сорыйм. Миңа кыйммәтле дәвалану курсы һәм тернәкләнү курсы узарга кирәк», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Энҗе баш мие яман шеше белән көрәшә. Ул моннан 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан булган инде. Ләкин яман авыру алай тиз генә чигенергә уйламый. Узган ел МРТ шешнең яңадан үсә башлавын күрсәткән. Исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр узу, дәвалану курслары, дарулар алу гаиләдән бик зур финанс чыгымнары таләп итә. Бу хакта «Интертат»ка Чулпан Йосыпова үзе сөйләгән иде. Гаилә янәдән яхшы күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ.

Ярдәмне кызларның әниләре Илсөяр Минзяновна исеменә күчерергә мөмкин. Энҗе әнисенең карта номерын һәм телефонын күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар