news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшәү минимумы нәрсә ул һәм 2026 елда ничә сум тәшкил итә

news_top

Татарстанда ел саен яшәү минимумы күләме билгеләнә, ул дәүләт ярдәменең кайбер төрләренә йогынты ясый. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Яшәү минимумы – кешенең төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле минималь акча күләмен чагылдыра торган күрсәткеч. Бу суммага, беренче чиратта, кирәкле азык-төлек – икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка товарларга, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне дә кертеп, мөһим хезмәтләргә тотыла торган чыгымнар керә.

Билгеләнгән яшәү минимумы күләме берничә социаль түләүнең күләмен билгеләгәндә кулланыла. Пенсияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм дәүләт ярдәменең башка төрләре аңа бәйле булырга мөмкин.

Күрсәткеч халыкның төрле категорияләре өчен аерым исәпләнә. Бу хезмәткә сәләтле гражданнарның, пенсионерларның һәм балаларның кирәкле чыгымнары күләме һәм төре белән аерылып торуына бәйле.

Яшәү минимумы күләме ел саен яңадан карала. Шул ук вакытта яңа күрсәткеч узган ел билгеләнгән күләмнән кимрәк булмаска тиеш. Россиянең һәр субъекты яшәү минимумын төбәкнең социаль-икътисади үзенчәлекләрен исәпкә алып мөстәкыйль билгели.

2026 елда Татарстанда халыкның барлык категорияләре өчен яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итә. Хезмәткә сәләтле гражданнар өчен бу күрсәткеч 17 547 сум итеп билгеләнгән. Пенсионерлар өчен яшәү минимумы 13 844 сум, балалар өчен 15 615 сум тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар