Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшәргә, укырга, кырда чәчү чәчәргә мөмкинлек булсын өчен, егетләребез шәһит китә»

Ютазы районы Бәйрәкә авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Зәйдуллинны соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
«Яшәргә, укырга, кырда чәчү чәчәргә мөмкинлек булсын өчен, егетләребез шәһит китә»
yutazy.ru

Шушы көннәрдә Ютазы районы Бәйрәкә авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби белән хушлаштылар. Бу хакта «Ютазинская новь» яза.

Рөстәм Ильяс улы Зәйдуллин Бәйрәкә авылында туып үскән. Монда мәктәпне тәмамлый. 2024 елның гыйнварында Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция территориясенә хезмәт итәргә китә. Ул 2024 елның февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Сугышчы белән хушлашырга республика вәкилләре, Азнакай һәм Ютазы районнары җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төрле учреждение җитәкчеләре, Бәйрәкә авылы һәм район халкы килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: © yutazy.ru

Традицион рәвештә хушлашу мәрасиме Коръән сүрәләрен укудан башланды. ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады.

Хөрмәтле Әлфия ханым, Римма ханым, мәрхүмнең балалары – Иркә, Мәликә, олы абыйсы Руслан, энесе Рамил, яшьтәшләре һәм инде аның белән бергә укыган иптәшләре, якыннары. Без бүген бергәләп Рөстәмне соңгы юлга озатабыз. Яшь кеше... Бездән якынча бер 1200 кмда гына сугыш бара. РФ тирәсендә берләшкән Көнбатыш илләре, АКШ, Бөекбритания безнең илебезне тар-мар итеп, тезләндермәкче булалар. Аларның төп максатлары шул.

Ихлас күңелдән республикабызның рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Алексей Песошин исеменнән һәм шәхсән үзем сезнең олы кайгыгызны уртаклашабыз. Аны сүз белән генә дә аңлатып булмый. Монда бергә үскән, аралашкан кеше.

Сугыш бик катлаулы. Без инде 1945 елдан соң сугышлар булмас, дип уйлаган идек. Без анысы өчен дә бик күп түләдек: 30 млн га якын кеше мәрхүм булды. Алар безнең тынычлыгыбызны тәэмин итте.

Бүгенге көндә бара торган вазгыятьтә Белгород, Курск кына түгел, аларның Алабуга, Түбән Камага да керергә исәпләре бар. Шушы ир-егетләребез безнең тынычлыгыбызны, бердәмлегебезне яклыйлар. Егетләребез шәһит китә... Илебез тынычлыгы, барлыгы, берлеге өчен, шушында укырга, тормыш алып барырга, кырда чәчү чәчәргә мөмкинлек булсын өчен, алар кешегә бер генә бирелә торган гомерләрен сарыф итә, – диде ул.

Аңа район башлыгы Аяз Шәфигуллин да кушылды. Ул Ютазы районыннан махсус хәрби операция зонасында 130дан артык егет хезмәт итүен әйтте.

Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галиева да хәрби гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Үзебезнең егетебезне, безне саклаучы, махсус хәрби операциядә катнашкан егетебезне соңгы юлга озатырга дип, бер гаилә булып җыелдык. Хөрмәтле Әлфия ханым, Римма ханым, Мәликә, Иркә, хөрмәтле абыйлары Руслан, Рамил, сезнең олы кайгыгызны уртаклашырга дип, Азнакай районыннан килдек. Үзебезнең район башлыгы Марсель Шәйдуллин, барлык җитәкчеләр, депутатлар һәм Азнакай районы халкы исеменнән сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Татарстан егетләре 2022 елда башланган махсус хәрби операциядә катнашалар, безне саклыйлар, безгә һәм киләчәк буыннарга рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә мөмкинлек тудыралар.

Рөстәмгә бик зур рәхмәт! Рамил, сезгә дә бик зур рәхмәт, бергә катнашкансыз. Рамил, сез бүген исән-сау әниегез янына, туган авылыгызга кайткансыз. Исән-сау булыгыз. Рөстәмнең истәлеге мәңгелек булсын өчен, сезгә озын гомерле булырга кирәк. Сабырлык сезгә. Рөстәм, тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын. Бәхил бул, – диде Роза Галиева.

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты хәрби комиссары Илшат Халитов бүген дәвам иткән махсус хәрби операциянең Көнбатышка җавап булуын искәртте. Аның әйтүенчә, һәр һәлак булган Россия сугышчысының исеме алтын хәрефләр белән ил тарихына керәчәк.

Рөстәм, Татарстаннан киткән башка меңләгән егетләр кебек үк, безнең туган илебезне кулга корал тотып саклады. Кызганыч, Рөстәм үзе һәлак булды.

Ул үзенең хәрби бурычын намус белән һәм ахырына кадәр үтәде. Рөстәм һәм бу сугышта һәлак булган башка якташларыбыз турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Алар бүген, Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны фашист явызлыгыннан яклаган әтиләр һәм бабаларыбыз белән бер рәттә, – диде ул.

Фото: © yutazy.ru/

Ютазы районы башлыгы үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәрби турында мондый сүзләр язып калдырган: «Безнең тыныч күк йөзе өчен үз гомерен биргән герой алдында баш иябез. Ютазылылар һәрвакыт батыр якташлары белән горурланачаклар. Рөстәм батырлыгы мәңгегә безнең хәтердә калачак. Ул татарстанлыларның әле күп буыннары өчен батырлык үрнәге булып торачак. Бүген без барыбыз да кайгырабыз.

Рөстәм Ильясовичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Геройга мәңгелек дан!»

Язма астында күп кенә язылучылар кайгы уртаклашып, җылы сүзләр язып калдырганнар.

«Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Тыныч йокла», «Урыны оҗмах түрләрендә булсын, авылдашыбыз», «Авыр туфрагың җиңел булсын, классташым Рөстәм».

Рөстәм Зәйдуллин гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100