Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Телефонга кияү белән кәләш фотосы килде.

– Кемнәр соң бу? – дип сорап язам җибәрүчегә.

– Ник танымыйсыңмени? Классташыңның кызы бит, кияүгә чыкты.

Бу миңа «сиңа да әби булырга озак калмый» дигән хәбәр кебек булды. Яшьләр өчен куанып, бәхет теләп куйдым да, бер мизгел күңелсез булып китте. Гомернең сиздермичә дә узып баруын тагын бер кат аңлап, моңсуланып куйдым…

Иртән кабат авылдан хәбәр: «Классташың вафат».

– Ничек? Яшь бит әле…

Өйләнмәгән дә бит әле. Яше кырыктан узса да, өйләнүен көттек бит. Үзе шәһәргә китәргә, ә аның кешесе авылга кайтырга тәвәкәлли алмады. Шулай итеп, кеше тормышындагы иң мөһим адымнарның берсе ясалмый калды...

Шушы хәбәрдән соң кичә юкка күңелсезләнүемне аңлап, үземне битәрләп алдым. Картаю да һәркемгә тәтеми торган бәхет икән бит, балаларны гаиләле булганын, оныкларны күрсәк иде. Әти-әни: «Балаңның баласы балдан татлы, менә оныкларыгыз тугач белерсез», – дип еш әйтә. Шушы «татлы»ны татырга язсын иде һәммәбезгә.

Бу кайгылы хәбәрдән телефон кызды...

– Ишеттеңме?

– Дөрес хәбәрме?

– Ни булды икән?

– Бу арада күргәнең бар идеме?

– Яшьти вафат бит...

– Озатырга кайтасыңмы?

Чөнки без классташлар гына түгел, туганнар да, балачак дуслар да, туган нигезләребез дә ике йорт аша гына... Ераграк туган, әмма якын туганнар кебек яшәдек. Туганлык чылбырын да төгәл хәтерләмим, әмма мин үземне белә башлаганнан бирле аның әтисенә «дәү абый», ә алар минем әтигә «дәү абый» дип йөрде. Гомергә ярдәмләшеп яшәдек, тырыш, ярдәмчел егет булды. Печән вакытында абыйлары белән килеп, безгә колхозныкы кадәр эскертне өешәләр, аннары әти аларга печән алып кайтырга китә иде. Мал чалумы, бәрәңге утыртумы – барысын да бергәләп эшләдек. Кунакларга да йөрештек, ул вакытта без идәндә уйнасак, аның әтисе гармунда уйнап, өлкәннәрне җырлата иде... Хәтта әтиләребезнең яшь аермасы шактый булса да, алар бер-берсенә «дәү абый» дип дәште. «Дәү абыйлы» гаиләләр идек.

Безнең урам да картайды, өлкәннәр күбрәк өйдә, йә балалары янында кышлый. Яңа гына күрше апайны соңгы юлга озаткан идек, аның китүен дә авыр кабул иттем. Ул әле чишмәгә суга, әле кибеткә бара-кайта иде. Урамда кеше йөреп торгач күңелле бит. Инде аның артыннан – син... Җәен без бакчада эшләгәндә, кыш кар көрәгәндә, син исәнләшеп уза идең, әле кибеткә, әле эшкә барган-кайткан вакытың була иде. Синең әллә ничә тапкыр узып китүең, буш урамны тутырып кеше йөри кебек тоела иде. Син бит әле ялгыз калган күршеңә дә кирәк, аның карын да җәһәт кенә көри, утынын яра идең. Синсез әниең дә ничек яшәргә белми. Ул бит, син эштән кайта дип, әбәдкә ризык әзерли, «кичке аш әзерлим, хәзер улым кайта» дип, елгадан казларын алып кайтып китә иде. Абыйларың белән энеңә дә бик авыр, алар әниләре янында син булганга бүгенгә кадәр тыныч яшәде. Абыеңның бәләкәй кызы да син бүләк иткән курчакларны күтәреп йөри.

Авылга бу кайтканда чатнама суык иде, без хатын-кызлар өйдән чыкмадык та. Ә ирләр машиналарын кабыза алмыйча урамда кайнашты. Кичә генә алар белән исәнләшеп күрешеп киткән, бүген иртәнгә – шундый хәбәр. Ышанасы да килми…

Бергә уйнап үскән Казан егете машинасында сыйныфташлар белән авылга кайтып барабыз. Юл буе мөлдерәмә күз яшьләре аша хатирәләрне барлыйм. Ничек шулай булды соң?!

Бер мизгелдә мәктәп еллары, кичке түгәрәктән, клубтан бергә кайткан вакытлар искә төште. Мәктәптә укыганда еш кына салкын тиеп авырый иде, икешәр атна мәктәпкә килмәгән вакытлары булды. Мин мәктәптән кайткач, беренче эш итеп, көндәлегемне тотып, өй эше бирергә бара идем. Көн саен... Элек «чир йога» дигән курку юк иде бит. Шулай итеп, өй эшен өсте-өстенә өеп кайтып китә идем. Авырган килеш аны эшлисе дә килмәгәндер, эшләмәгән дә дер, бәлки. Кайвакыт «эшлисеңме» дип сорый идем, «кайберләрен эшләдем» дип әйтә иде. Миннән кем өй эше сораган инде? Хәзер, авырган кешене тинтерәтеп йөргәнмен, дип уйлыйм менә.

Шушы урамда уйнап үскән сыйныфташлар, күрше-тирә егетләре сезнең капка төбенә җыелдык. Син сыйныфташлар очрашуына бер тапкыр да килмәдең. Ә монда күптән күрешмәгән балачак дусларын, очрашуларга йөрмәгән башка классташларны да сүзсез генә җыйдың. Балачак дуслары белән кул биреп күрешәбез, ир-атлар күзендә дә яшь... Тамакта төер, бер кәлимә сүз әйтеп булмый. Очрашуы да шатлыклы түгел…

Урамда җанны өшетә торган ачы җил исә. Сезнең йорт каршында – без уйнап үскән зур мәйдан. Язын җир чыгуга һәм җәй буе шунда «миләүшә», «качышлы», «үрдәк атыш» һ.б. уйный идек, чыр-чулы балачак узган урын. Качышлы уенының бер төре инде, исеме онытылган: бер кирпечка койма тактасы куела, бер башы буш кала, икенчесендә – тигез итеп сындырылган 20ләп агач ботагы. Бер ягына нык итеп баскач, таяклар чәчелә һәм эзләргә тиешле кеше, калганнар качкан арада, шул таякларны санап җыя. Әгәр дә кемдер, эзләүче күрмәгәндә, качкан урыныннан чыгып, койма тактасының буш ягына чыгып баса ала икән, тагын шул ук кеше таякларны җыя һәм качучыларны эзли. Син иң кечкенә буйлысы, иң җитезе идең. Менә хәзер дә качкан урыныңнан чыгып, койма тактасына басып, таякларны төрле якка чәчәрсең дә, «мин монда» дип, кәефне күтәрерсең кебек...

Ул вакытта малайлар велосипедта йөри, ә без, кызлар, алар кайтышка «ашарга пешерәбез». Консерв банкасында төрле үләннәр туралган, чуерташлар да бар. Әле бервакыт 4 кирпеч куеп, күршеләрнең мунчасы янында учак ягып җибәрдек, имеш, шоферларга мичтә төшке аш әзерлибез. Ничек күрше вакытында күреп алып сүндергән, юкса, мунчасыз калдырган булыр идек. Урам уртасындагы юлның бер башыннан икенче башына велосипедта бер бару – Казан иде, ике тапкыр әйләнү – Мәскәү. Син, велосипедыңа утыртып, без – кызларга күп тапкыр «Казан, Мәскәү» күрсәткән дус бит инде.

Авылда иң зур чуртан балыгын да син тоткан идең. Яр буендагы кайсы агачта нинди кош оясы барын да син белә идең, ябалак балаларын да без – кызларга син күрсәттең. Су коенырга барганда да, син оста йөзә дип, сиңа ышанып йөрдек.

Ә язын, резин итек киеп, шул «Казан – Мәскәү» юлындагы гөрләвектән матур пыяла (ватылган чәшкә-чынаякларның чәчәкле өлеше) җыя идек. Әле мин бәләкәй энемне карап өйдә утырганда, шушы пыяланы җыярга чыга алмаганыма үртәлә дә идем. Сезне тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп күзәтәм. Ә син юмарт идең, без – кызларга бер консервы банкасы «матур пыяла» бүләк иттең. Без аларның иң матурларын сайлап, «кибет-кибет» уйнаганда сатуга куя идек, бер-беребез белән алмаша идек.

Шушы 200 йортлы авылның 3 урамлы түбән очында 25ләп йорт. Урам гөжләп торыр иде. Ул көтү кайткан вакытта иң күп сарык безнең очта иде, чөнки югары очныкылар да уҗымга кайта. Югары очта яшәүчеләр, терлекләрен җыярга дип, безнең очка төшә. Сыерлар да күп, атлар да бар вакыт. Иң күп каз-үрдәк тә безнең урамда, чөнки безнең бакча артында гына елга ага. Анда җәй буе ап-ак казлар каңгылдавы тынмый, ара-тирә төсле йорт үрдәкләре бак-бак килә иде. Алар буталмый да, югалмый да, эт-төлкедән дә сакламый идек. Хәзер каз асраучылар 2-3 кеше генә, чөнки аларны карга-козгын алып китмәслек итеп үскәнче генә түгел, ә каз булгач та сакларга кирәк.

Әле йорт саен диярлек умарта. Балачактан бал аерып үсте безнең урам бала-чагасы. Әле бал кортларын карарга безгә дә ярдәм иттең. Безнең бал кортлары үлеп беткәч, кәрәзле балдан беренче син авыз иттерә идең. Җәй буе күч җыйдың, берүзең ничек карап бетергәнсеңдер, нык үрчеттең аларны. Узган җәйдә бал белән сыйламавыңа бераз аптырап та калдык. Бактың исә, син бу җәйдә бал аертмагансың икән. Кәефең булмаган, күңелең үсмәгән, нидер сизендеңме икән... Бал кортларына ризыкны мулдан калдыргансың, тик җылытмагансың. Хәер, ризыклары мул, кар күп, кышны чыгар алар. Тик хуҗалары кайтмас җиргә киткәнен генә аңламаслар шул.

Түбән очтагы дистәдән артык яшьти арасыннан бер син авылда калган идең. Менә төрле якка таралган дусларыңны күрештердең, ә үзең – юк. Без ат арбасы тәгәрмәчләре ясаган эздән сикереп йөргән, кычытканга чагылып, какы, кыр суганы, кәҗә сакалы җыеп ашаган балалар, бүген инде – 40 яшьтән узган ир-атлар һәм ханымнар – сине озатырга җыелдык.

Яңа ел алдыннан мәңгелек йортка китеп баруыңа бәхетсезлек очрагы сәбәп булды. Эх, син! Яшәргә иде әле, яшьти...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 февраль 2024
    Исемсез
    Авыр туфрагы мамык булсын😔
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100