Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ясалып бетмәгән юрист» - Бизнесына җәлеп итәр өчен Асаева инстадусларын «зурлый»

Социаль челтәрдә кимсеткән өчен бер юрист Гөлназ Асаевага суд белән дә яный.

news_top_970_100
«Ясалып бетмәгән юрист» - Бизнесына җәлеп итәр өчен Асаева инстадусларын «зурлый»

Җырчы Гөлназ Асаева челтәр бизнесына җәлеп итәр өчен инстадусларына авыр сүзләр язган.

«Кешеләр зур нәтиҗәгә ирешү өчен төрле гамәлләр эшләмәс өчен ниләр генә уйлап чыгармый», — дип яза ул. Асаева язуынча, челтәр бизнеста аена 800 мең сум акча эшләргә мөмкин. Ә кешеләр шунда эшләмәс өчен әллә ниләр уйлап чыгаралар дип гаепли һәм үз «астына» чакыра.

Тик нигәдер инстадуслары Гөлназ Асаеваны гаепләп язган.

«Барысы да компанияга кереп беткәч, сатып алучысы кем буласың ул».

«Чираттагы пирамидага чакыра. Озакламый сезне хокук саклау органнары „алып китәр“ дип өметләнәм», — дип язган «Юрис» никлы берсе һәм Гөлназның ачуын чыгарган.

«Ясалып бетмәгән юрист, пирамиданы челтәр бизнестан аерырга өйрән башта», — дип яза җырчы.

Юрист та җавапсыз калмаган: «Хатын-кыз буларак, сезгә культуралы сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Сез авылда сөйләшмисез, социаль челтәрдә кимсеткән өчен административ җаваплылык каралган. Судка повестка көтегез», — дип яза ул кеше.

«Аларның максаты — ахмакларда табыш ясау», дип язган тагын берсе. Асаева аны да җавапсыз калдырмаган.

«Ахмакларда табышны финанс пирамидалары ясый, челтәр бизнес түгел. Таудан төштегез мәллә. Әллә Айдан егылдыгызмы?»

«Сезнең әйберләрегез буш куык, барысы да таза булыр иде, нигә кирәк медицина, чит илләрдә күптән юк, Россия башлады гына», — дип язган тагын берсе.

«Нәрсә сатасыз шул хәтле тиргәшә-тиргәшә?»

«Монда максат күп акча эшләү, продукция булышамы-юкмы, сезне борчымый».

«Яхшы табышлы бизнес, ышанучан кешеләр исәбенә».

Асаева үз челтәрендә «прокурорлар да утыра» дип ышандыра. Инстадуслары моны исә бөтенләй көлкегә алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100