Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ясалма карны ничек ясыйлар?

Берничә градус салкын булса, вак су тамчылар саналган секундлар эчендә микро-боз кисәкчегенә әверелә.

news_top_970_100
Ясалма карны ничек ясыйлар?
https://pixabay.com

Чын карга охшатып ясалма кар ясау турында фактлар сайтында язылган.

Мәсәлән, кино яки театрда кышкы күренешләрне төшерү өчен, ясалма кар файдаланалар. Бу очракта натрий полиакрилаты — ак порошок кулланыла. Ул су белән очрашкач, үзенә күп итеп дым сеңдерә, аның күләме күпкә арта. Ул чын карга охшап кала. Аннан кар бабай ясап булмый, ул барыбер уалучан була.

Бу матдәне һәр йортта диярлек кулланалар — ул балалар памперсы ясау өчен файдаланыла.

Тау курортларында чын кар кирәк инде. Кышын кар аз булса, «кар пушкалары» кулланалар. Бу — көчле вентилятор. Ул бик вак кисәкләргә таркатылган су тамчылары сиптерә. Берничә градус салкын булса, бу тамчылар саналган секундлар эчендә микро-боз кисәкчегенә әверелә.

Мондый пушка берничә сәгать эчендә үзеннән 50-80 метр ераклыктагы тау битен кар белән тутыра. Әлбәттә, мондый кар чын кардан аерыла. Бу карда кар бөртекләре түгел, боз бөртекләре була. Ләкин чаңгычыларның күбесенә шундый кар да ярап тора, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100