Ясалма интеллект ярдәмендә Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашкан абыйсын «кочаклый» – видео

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңеханов социаль челтәрләргә бик хисле видео куйды. Ясалма интеллект төзегән кадрларда Рөстәм Миңнеханов абыйсын – Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан абыйны «кочаклый».
«Илебездә иң зур бәйрәм – Җиңү көне якынлаша. Кызганычка, ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими бара. Һәрберебезнең үз Героен кочаклап рәхмәт әйтәсе килә.
Яңа технологияләр мондый мөмкинлек бирә. Ясалма интеллект ярдәмендә сез үз героегызны кочаклаган видео булдыра аласыз.
Мин әтиемнең олы абыйсын, Бөек Ватан сугышында катнашкан Галимҗан абыйны кочаклыйм.
Ясалма интеллект ярдәмендә һәрберегез үз ветеранын кочаклый ала. Сез дә кушылыгыз. Быелгы юбилейлы Җиңү елында җылы кочаклаулар күбрәк булсын», – дип яза Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында шундый видео ясау өчен күрсәтмәләрне урнаштырды.
- app.runwayml.com/ сайтына керәбез;
- анда теркәләбез Try Runway now һәм Google аша яки башка ысул белән керәбез;
- Generate Video (создать видео) басабыз;
- өстә Gen-4 Turbo сайлыйбыз;
- сул якта плюслы картинка тамгасына басабыз, үз фотобызны өстибез;
- аска түбәндәге вариантларның берсен сайлыйбыз: people hug (кешеләр кочаклаша) яки men hug (ир-атлар кочаклаша) яки women hug (хатын-кызлар кочаклаша);
- «Generate» (сгенерировать) төймәсенә басабыз
- берникадәр вакыт узгач видео әзер була, уң якта аста «скачать» төймәсе бар.
Видеоны социаль челтәрләрдә #ОбнимиГероя#Победа80 #Победа80РТ#ГоржусьТобой80 хештеглары белән куябыз.
- Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде.