2027 елның гыйнварыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати иминлек» курсы кертеләчәк. Татарстанда исә ясалма интеллект турында бүлеге булган яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.
Мәктәпләрдә ясалма интеллектны өйрәнү яңа дәреслек буенча алып барылачак. Аны әзерләүдә, шул исәптән, Иннополис университеты ректоры Александр Гасников та катнаша, дип яза «Челнинские известия».
«Ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәк дәреслекне татар теленә тәрҗемә итүне хәзер үк күздә тотарга мөмкин», – дигән тәкъдим белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина чыгыш ясады. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин моның шулай эшләнәчәген белдерде.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати иминлек» курсының зур өлеше интернет-мошенниклыкка каршы торуга, шулай ук хәзерге мәгълүмати мохит тудырган куркынычларга, шул исәптән ясалма интеллект белән бәйле хәвефләргә багышлана, диелә хәбәрдә.