news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ясалма интеллект түгәрәге алып барган өчен 258 624 сум алачак укытучылар исемлеге билгеле

news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып барган өчен 258 624 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак укытучылар исемлеген раслады. Әлеге исемлек министрлык сайтында чыкты.

Әлеге түләүне муниципаль һәм дәүләт мәктәпләреннән 239 укытучы, шулай ук һөнәри мәгариф оешмаларында (көллият һәм техникумнардан) 100 укытучы алачак.

Алар конкурста катнашты, түгәрәкнең шәхси планын тәкъдим итте. Акчалата түләүне алгач, укытучылар ясалма интеллект буенча түгәрәкләрне кимендә бер ел алып барырга тиеш була.

Программа баскыч нигезендә төзелгән: башта балалар нейрочелтәрләр белән эшләргә һәм сорауларны (промптларны) дөрес формалаштырырга өйрәнә, ә аннары үзләренең ясалма интеллект агентларын булдыруга күчә. Бу — белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләүгә юнәлтелгән, 2026–2030 елларга исәпләнгән ясалма интеллектны үстерү буенча республика программасының бер өлеше, диелә хәбәрдә.

Укучылар һәм студентлар өчен түгәрәкләр сентябрь аенда башлана Алар Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Түбән Кама районы, Әлмәт районы, Лениногорск районы, Питрәч районы, Алабуга районы, Чистай районы, Мамадыш районы һәм башка районнарда эшләячәк.

Ел саен әлеге программаларда 5–8 сыйныфларда укучы 3,5 меңнән артык мәктәп укучысы һәм профильле көллиятләрдә белем алучы 1,5 мең студент укыячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар