Казанның «Туган авылым» мәчете имамы-хатыйб Нурулла (Илнар) хәзрәт Зиннәтуллин телеграм-каналында дини дәресләр, вәгазьләр, хөтбәләр чыга. Бу юлы ул ясалма фәһем барлыкка китергән фотолар турында аңлата, «ИИ- сурәт хәраммы?» дигән сорауга җавап бирә.
«Исламда тере затларны сурәтләргә ярыймы, шул исәптән ясалма фәһем аша? Бу сорауга төрлечә җавап бар: тере затларны сурәтләргә ярыймы, әллә юкмы?
Элек тере затларны бер максат белән ясаганнар – табыну өчен, чөнки кеше һәрвакыт Аллаһның ризалыгы өчен, үз алласына ярау өчен нидер эшли. Әгәр бу потлар булса – үз потларына ярар өчен.
Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм ул чакта тере затларны сурәтләүне тыйган. Чөнки бу сурәтләр бары тик табыну өчен генә булган.
Моннан чыгып, без әйтә алабыз: әгәр тере сурәтләр табыну өчен булмаса, шул исәптән фотографияләр дә, шул исәптән ясалма фәһем аша да – билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә, моны эшләргә ярый. Мәсәлән, бу – бозыклыкка китермәсә, гаурәт ачылмаса», – ди хәзрәт.