news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ясалма фәһем ярдәмендә яза торган ботларны ничек танырга?

news_top

Ясалма фәһем ярдәмендә ясалган ботларны мошенниклар, маркетологлар һәм сәяси технологлар актив куллана. Мондый ботны ничек танырга? Алар кычкырып торган лозунглар белән яза һәм артык тиз җавап бирә. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә сөйләделәр, дип яза РИА Новости.

«Мондый ботларны ешрак мошенниклар, маркетологлар һәм сәяси технологлар куллана. Мошенниклар ялган сайтларга, «брокерларга» һәм чынлыкта булмаган товарларга бәяләмәләр ясый һәм аларга карата ышанычны арттыра. Маркетологлар, халыкның кызыксынуын уяту өчен, брендлар тирәсендә ясалма шау-шу ясый», – диелә ведомство телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Идарәдә билгеләп үтүләренчә, мондый ботлардан шулай ук сәяси технологлар файдалана. Алар ботлар ярдәмендә язылган комментарийларны иҗтимагый фикер белән идарә итү коралы буларак куллана.

«Мондый ботларны ничек танырга? Алар үз сүзләрендә икеләнми, «моны барысы да белә», «нормаль кешеләр моның белән килешә» кебек лозунглар белән яза, аларның җаваплары һәрвакыт төгәл, алар беркайчан да йокламый, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында секунд эчендә җавап бирә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Ясалма фәһем ярдәмендә яза торган ботлар һәрвакыт бер үк төрле стильдә, бер ритмда, бер структурада, бөтенләй агрессиясез яисә киресенчә агрессив тонда яза, дип өстәде Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре. Ясалма фәһем шәхси тәҗрибәсе турындагы сорауларга җавап бирә алмый, чөнки аның тормышта булган истәлекләре юк. Шулай ук берничә аккаунт бер үк нәрсә турында бер-берсенең комментарийларын тулыландыра-тулыландыра языша икән – бу дискуссия түгел, ә координация, дип ассызыкладылар ведомствода.

«Төп күрсәткеч – ботлар артык идеаль. Чын кеше ялгыша, арый, фикерен үзгәртә яки эмоцияләр белән яза ала. Кешеләр идеаль, ләкин «буш» ясалма комментаторлардан шуның белән аерылып тора», – диделәр идарәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар